Александр Мальцев һәм Олеся Платонова Россия чемпионатында техник программада җиңү яуладылар

Александр Мальцев һәм Олеся Платонова Россия чемпионатында техник программада җиңү яуладылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының техник программасында катнаш дуэтлар чыгыш ясады. Җиңүчеләр итеп 91,7578 балл туплаган Мәскәү спортчылары Александр Мальцев һәм Олеся Платонова танылды.

Дүрт тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Александр Мальцев өчен бу Россия чемпионатында беренче медаль. Аның иптәше Олеся Платонова өчен әлеге чыгыш дебют булды. Конкурстан тыш программада Александр Мальцев Су спорт төрләре сараенда ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Майя Гурбанбердиева белән чыгыш ясады.

“Ике программаны да яхшы тәкъдим итү мөһим иде, икесендә дә бар көчне куеп чыгыш ясарга кирәк булды. Ике чыгыш арасындагы тәнәфес тернәкләнү өчен җитәрлек иде”, – дип билгеләп үтте чемпион.

Әле күптән түгел генә җәрәхәт алуы аркасында операция кичергән Майя Гурбанбердиева формага кире кайтуы җиңел булмаганлыгы турында сөйләде. “Бу икенче операция иде, сезонны ярышмыйча үткәрергә туры килде, – дип билгеләп үтте спортчы. – Беренче операциядән соң тернәкләнү вакыты азрак иде, икенчесе – җиде айдан артыграк. Тернәкләнү авыр бирелде, формага кайтуы авыррак. Ләкин, тулаем алганда, без булдыра алдык һәм яхшы дәрәҗәдә чыгыш ясадык”.

Спортчыларның чыгышлары белән аларның тренерлары Гана Максимова да канәгать. “Нигездә, килеп чыгарга тиешле нәрсә килеп чыкты, бераз “чистарак” та чыгыш ясап була иде, – дип бәя бирде ул. – Бу Олесяның дебюты иде. Моннан тыш, безнең әзерлек өчен вакыт аз иде. Боларның барысын да исәпкә алып, старт уңышлы булды дип саныйм. Тернәкләнү узган Майя бик әйбәт чыгыш ясады. Без куйган хезмәтебез белән канәгать, шулай да өстендә эшләргә кирәкле күп нәрсәләр бар. Алда вакытыбыз җитәрлек”.

Киләсе елда спортчылар Европа чемпионатында һәм FINA Дөнья сериясе этапларында катнашырга планлаштыра.

Россия чемпионатында икенче урынны Мәскәү өлкәсе пары Кристина Аверина һәм Михаил Васильев (89,0431 балл) яулады. Татарстан спортчылары Артур Коршунов һәм Алина Тихомирова (84,1801 балл) бронза медалистлар булдылар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте