Мәскәү синхрончылары Россия чемпионатында техник программада җиңү яуладылар

Мәскәү синхрончылары Россия чемпионатында техник программада җиңү яуладылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген, синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының беренче көнендә төркемнәр арасында техник программада иң көчлеләре ачыкланды. Иң яхшы нәтиҗәне 90,4982 балл җыйган Мәскәү командасы күрсәтте.

Төркем составында Дарья Кирсанова, Екатерина Шилкина, Анастасия Климкова, Кристина Элиасян, Варвара Креопалова, Елена Куленкова, Алена Матвиенко, Анна Назарова, Мария Назарова, Виктория Носкова, Ксения Худякова һәм Алиса Шашкова чыгыш ясады.

Җиңүчеләр ярышта “Чегән кызын” башкарды. “Без бүген образны яхшы итеп гәүдәләндерә алдык”, – ди спортчы кызлар. Бүләкләүдән соң алар бу программага әзерлек турында сөйләделәр. “Узган период безнең өчен җиңел булмады, аны уникаль дисәк тә була, ул бераз режимыбызны бозды. Без программаны әзерләүне июльдә башладык һәм хәзергә кадәр актив эшләдек – көненә бишәр сәгать, атнасына алты көн”, – дип билгеләп үтте синхрончы кызлар. “Без әзерләндек, өметләндек, бу бик көтелгән медальләр иде”, – дип өстәде алар.

Көмеш медальләрне 90,4031 балл нәтиҗәсе белән Мәскәү-2 командасы яулады. Команда составында – Ангелина Захарчук, Полина Ларцева, Милена Маретич, Дарья Огородникова, Дарья Подлесная, Софья Подлесная, Кристина Ромашова, Станислава Тарновская, Валерия Нестерова, Елизавета Прядкина, Кристина Таганкина, Карина Ташагаджиева

Призерлар өчлегенә шулай ук Мәскәү өлкәсе синхрончылары керде – Кристина Аверина, Дарья Бокова, Светлана Денисова, Анастасия Романчук, Анна Соколова, Дарья Фомина, Светлана Ходырева, Эвелина Шевлякова, Алина Мантуленко, Арина Тимченко һәм Анастасия Шмелькова. Аларның нәтиҗәләре – 90,1204 балл.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте