Надежда Демидова Россия чемпионатында ирекле программада җиңү яулады

Надежда Демидова Россия чемпионатында ирекле программада җиңү яулады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Ирекле программада синхрон йөзү буенча Россия чемпионы булып Мәскәү спортчысы Надежда Демидова танылды. Ярышлар Казанның Су спорт төрләре сараенда уза.

Үз чыгышы өчен Надежда Демидова 92,0333 балл алды. “Хәлемнән килгәннең барысын да эшләдем, бу минем иң яхшы “прогон” иде”, – дип бәя бирде спортчы үз чыгышына.

Ул карантин вакытында өйдә тренер белән видеоэлемтә аша һәм залда шөгыльләнгәнен, суда күнекмәләр озак булмаганлыгын сөйләде. “Болар барысы да нәтиҗәгә тәэсир итте – кемнекедер начарайды, кемнекедер яхшырды, барысы да индивидуаль рәвештә”, – дип билгеләп үтте Надежда Демидова.

Мәскәү өлкәсе кызы Светлана Ходырева чемпионатның көмеш призеры булды, аның нәтиҗәсе – 91,6000 балл. Мактау пьедесталының өченче баскычына Мәскәү синхрончысы Екатерина Шилкина (91,5000 балл) менде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте