БРИКС илләренең спорт уеннары 2024

БРИКС илләренең спорт уеннары 2024
Дата:
Башына кадәр

БРИКС илләренең спорт уеннары 2024 рәсми сайты.

2024 елның 12-23 июнь көннәрендә Казан «БРИКС илләренең спорт уеннары» дип аталган халыкара мультиспорт вакыйганы кабул итәчәк. Ярышлар БРИКСның октябрьдәге саммиты алдыннан узачак, ул да Татарстан Республикасы башкаласында үткәреләчәк.

Уенннар турында

БРИКС Уеннары – БРИКС илләре арасында ел саен уздырылучы ярышлар. Турнирның төп максаты – тигезлек, дискриминациягә юл куймау һәм спортчыларга ярышларда катнашуга тигез хокук бирү принциплары нигезендә илләр арасындагы дустанә спорт мөнәсәбәтләрен ныгыту.

БРИКСта рәислек итүче илдә спорт ярышлары уздыру гадәте 2016 елдан, Һиндстан беренче тапкыр футбол турнирын кабул иткәннән бирле яши. 2017-2018 елда БРИКС Уеннары БРИКС илләрендә өч спорт төре буенча уздырылды. Россия рәислеге кысаларында 2024 елгы БРИКС Уеннары Казанда узачак. Татарстан Республикасы башкаласы инде күп тапкыр халыкара ярышлар оештырганы һәм спорт дөньясындагы масштаблы вакыйгалар үзәгенә әйләнгәне бар.

12 көн дәвамында 5000 гә якын спортчы Россиянең өченче башкаласында 30 спорт төре буенча ярышачак. БРИКС илләреннән тыш, башка ил спортчыларын да ярышларда катнашырга чакыру планлаштырыла.

БРИКС Уеннары кысаларында 2024 елның 21-22 июнь көннәрендә БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы үтәчәк.