БРИКС Уеннарына 10 мең билет сатылган

БРИКС Уеннарына 10 мең билет сатылган
Басылган датасы:

Казанда 2024 елның 11-23 июнь көннәрендә узачак БРИКС Уеннарына инде 10 мең билет сатылган.

13 спорт төре буенча ярышларга билетлар 23 апрельдә сатыла башлады. Бәяләре – 100-300 сум. Инде хәзердән үк йөзү, спорт гимнастикасы, фехтование, синхрон йөзү, дзюдо, суга сикерү, бадминтон, каратэ, спорт көрәше, самбо, ушу, көрәш һәм билбаулы көрәшкә билетлар алырга мөмкин.

“БРИКС Уеннарына зур кызыксыну күзәтәбез. Нибары берничә көн эчендә без 10 мең билет чиген уздык.

Шунысын әйтәсем килә, 6-7 майда сатуга тагын берничә спорт төре ярышларына билетлар чыгачак. Алар арасында җиңел атлетика, нәфис гимнастика, пляж волейболы, баскетбол ике  төр ярышы, бокс, өстәл теннисы, ишү спорты, теннис, авыр атлетика бар.

Билетлар сатып алуны озакка сузмаска киңәш итәбез. Өстәвенә хәзер аларны бик отышлы бәядән алып була”, – диде Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов.

Исегезгә төшерәбез, Казанда узачак БРИКС Уеннары 2024 билетларны БРИКС Уеннарының рәсми сайтында яки турнирның рәсми партнеры булган kassir.ru сайтында алып була.