БРИКС Уеннарының талисманы леопард Бриксик булачак

БРИКС Уеннарының талисманы леопард Бриксик булачак
Басылган датасы:

БРИКС илләренең спорт уенннарын тәкъдим итү Мәскәүдә узган “БРИКС илләрендә спорт. Күпкүчәрле спорт дөньясы” түгәрәк өстәле кысаларында, “Без бергә. Спорт” форумында узды. Анда Россия Федерациясенең спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов һәм Венесуэладан килгән суга сикерүче Хесус Эдуардо Гонсалес Рейес катнашты.

Уеннар 12-23 июнь көннәрендә Казанда узачак. 5000 якын катнашучы көтелә, турнир программасында 29 дисциплина буенча ярышлар. Спортчылар БРИКС Уеннары өчен рекордлы сандагы бүләк — 380 артыкны уйнатачак.

“Спорт өлкәсендә БРИКС илләре спортчылар өчен ярышларда тигез, дискриминацияле булмаган катнашу принцибына таяна, чөнки безнең төп бурычыбыз – бөтен илдән килгән спортчыларны спорт ярышларында ирекле рәвештә чикләүләрсез һәм үз флагы астында катнаша алу мөмкинлеге белән тигез тәэмин итү. Шунысын әйтергә кирәк, БРИКСның бөтен иле дә Уеннарда катнашачагын раслады. Без альтернатив ярышлар тудыру бурычын куймыйбыз, бу позицияне хуплыйбыз һәм безнең спорт системасын алга таба ныгытабыз. Безнең өчен иң мөһиме – милли кызыксыну. БРИКС уеннарында бары бу оешмага керүче илләр генә ярышачак дип планлаштырылган иде, ләкин вәзгыятьне исәпкә алып, без ярышларны ачык форматлы итү турында карар кабул иттек.

БРИКС Уеннарында 25 артык спорт төре булачак, 50 артык ил катнашачак. Ярышларның эшлекле программасы кысаларында Берлек илләренең халыкара ярышлар проекты үсеше буенча Казан хартиясенә кул куярга телибез”, – дип белдерде Олег Матыцин.

Уеннарның талисманы итеп леопард Бриксик сайланды. Аның исеме җитезлек, көч, тизлек һәм ихтыяр ныклыгын гәүдәләндерә. Бу – чын чемпионнарга хас сыйфатлар. Беренче БРИКС уеннары кебек үк, Бриксик та Азиядә туган, аннары турнир белән бергә үскән, үсеш алган.

Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов Уеннар 18 объектта узачак, һәм чараны уңышлы үткәрү өчен Казанда бөтен кирәкле инфраструктура да бар, дип билгеләп үтте.

“Барлык объектлар да төзелгән инде, аларда халыкара һәм бөтенроссия ярышлары үткәрелгәне бар. Мондый форматта БРИКС Уеннары беренче тапкыр узачак. Безнең бурыч – киләчәктә киләсе оештыручылар таяна алырлык көчле спорт нигезле сыйфатлы продукт формалаштыру”, – диде Леонов.

Венесуэланың суга сикерү буенча җыелма командасы спортчысы Хесус Эдуардо Гонсалес Рейес БРИКС Уеннарыннан бөтен катнашучыларга ошарлык һәм истә калырлык бәйрәм көтәм, дип белдерде.

“БРИКС Уеннары Венесуэла спортчылары өчен – әһәмияткә ия вакыйга. Казанда минем илем берничә дисциплинада тәкъдим ителгән, һәм үземне иң югары дәрәҗәдә күрсәтә алу мөмкинлеге – минем өчен зур дәрәҗә. БРИКС Уеннарында барлык илләр дә катнаша алуына, турнирда сәясәт белән бәйле чикләүләргә булмаганга, һәм катнашучыларның бар игътибарларын бары спортка биреп, ярышлар атмосферасыннан ләззәт ала алуына мин бик шат”, – дип өстәде Рейес.

Уеннар кысаларында БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы, шулай ук министр-партнерларның спорт саммиты планлаштырыла. Моннан тыш, Уеннарда БРИКСның Марафон лигасына – берлек илләренең зур Россия йөгерешләре эгидасы астындагы зур марафоннар берләшмәсенә старт биреләчәк. Ярышларның үзләреннән тыш, әллә ничә мәдәни чара, шул исәптән Йога фестивале узачак. Уеннарның кульминациясе бергәләп Казан Сабантуен үткәрү булачак.