Халыкара “Россия — Кытай” форумында БРИКС илләренең спорт уеннарын тәкъдим иттеләр

Халыкара “Россия — Кытай” форумында БРИКС илләренең спорт уеннарын тәкъдим иттеләр
Басылган датасы:

Халыкара “Россия — Кытай” форумында БРИКСка керүче дәүләтләрнең халыкара мультиспорт уеннарын тәкъдим иттеләр, алар Казанда 2024 елның 12 июненнән алып 23 июненә кадәр узачак дип планлаштырыла. БРИКС илләре һәм башка дәүләтләр спортчылары катнашында 25 спорт төре буенча ярышлар көтелә.

Татарстан Республикасы спорт министры вазыйфаларын үтәүче Илдар Садриев Уеннарны оештырганда җәлеп ителәчәк Казан инфраструктурасы турында сөйләде, шулай ук шәһәрнең зур халыкара спорт ярышларын уздыруга әзерлеген билгеләп узды.

“Казан — Россиянең спорт башкаласы. Спорт ярышларын үткәрү буенча гаять зур тәҗрибәгә ия шәһәр. Безнең кирәкле спорт объектлары бар, шуңа без БРИКС илләренең спорт уеннарына әзер дип әйтә алам, һәм без башка хезмәттәшләребездән дә шундый ук омтылыш көтеп калабыз”, — дип билгеләп узды Илдар Садриев.

Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе каршындагы “Кытай-Татарстан” фәнни үзәге җитәкчесе урынбасары, ШОС Цифрлы технологияләр ҖЧҖ директоры Чжан Дали БРИКС илләренең спорт уеннары берлеккә керүче илләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә зур роль уйнаячагына ышанычын белдерде.

“БРИКС Уеннары — БРИКСның бөтен илләрен берләштерә алучы чара. Әлеге берлек елдан-ел үсә, дөньядагы йогынтысын үстерә. БРИКС Уеннары илләрне бер-берсе белән тагы да якынрак берләштерергә булышачак. Спорт барлык илләр өчен дә мөһим. Аның ярдәмендә бер телдә сөйләшмичә дә хезмәттәшлек итеп була. Мондый чараларны Россия өчен дә, Кытай өчен дә, башка илләр өчен дә ясарга кирәк. Бу уеннарда бик күп команда көтәм”, — дип белдерде Чжан Дали.

Илдар Садриев сүзләренә караганда, Россия һәм Кытайның спорт өлкәсендәге хезмәттәшлеге ике ил өчен дә файдага булачак.

“Спорт — ул берләштерүче күперчек. Хәтта коммуникация белән проблемалар килеп чыкса да, спортчылар һәрчак үзара килешә һәм бер-берсен аңлый ала. Без хезмәттәшлеккә, үзебездә кытай студентларын кабул итәргә, хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсен үзләштерергә әзер. Пекинда узган Олимпиада спорт бу илдә бик тиз үсеш алуын күрсәтте. Аларның киберспорт һәм фиджитал спортны үстерүдә Россия белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белү бик күңелле булды. Бүгенге аралашу спортны үстерү өлкәсендә яңа этәргеч бирер дип өметләнәбез, — дип билгеләп үтте ТР спорт министры вазыйфаларын үтәүче И.Садриев.

Беренче халыкара “Россия — Кытай” форумы 2023 елның 7-8 сентябрендә ХКҮ “Казан Экспо”да уза.