«БРИКС Уеннарындагы спорт дуслыкны ныгыту коралы булачак»

«БРИКС Уеннарындагы спорт дуслыкны ныгыту коралы булачак»
Басылган датасы:

Казанда 2024 елның июнендә БРИКС илләре Уеннарында чыгыш ясаячак командалар делегацияләренең башлыклары очрашуы башланды. Анда 35 ил вәкиле катнаша. Казанга алты делегация килде, калганнары очрашуга онлайн режимда кушылачак.

Делегацияләр башлыклары БРИКС илләре Уеннарының оештыру комитеты белән очрашачак, ярышларның спорт программасы, виза белән ярдәм, сервислар, аккредитация һәм теркәлү турында фикер алышачак, шулай ук турнирга җәлеп ителәчәк объектлар һәм инфраструктура белән танышачак.

«БРИКС Уеннары алдыннан уздырылучы мондый очрашулар беренче үткәрелә. Без бу Уеннарны җитди халыкара турнирлар дәрәҗәсенә күтәрәбез. Өч көн дәвамында без сервислар турында сөйләячәкбез, объектларны күрсәтәчәкбез һәм Казанга БРИКС Уеннары катнашучылары сыйфатында килүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәкбез. Делегацияләр башлыклары барлык кирәкле мәгълүматны да алачак. Аларның күбесенең Татарстанда булганы юк, шуңа хәзер алар барын да үз күзләре белән күрә алачак”, – дип билгеләп узды Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов.

Татарстан Республикасының спорт министры БРИКС илләре Уеннарында медальләр 25 артык спорт төрендә уйнатылачак, диде. Спорт программасының ахыргы варианты май аенда расланачак.

«Без БРИКС Уеннарын иң югары дәрәҗәдә үткәрергә телибез. Бу – безнең бурычыбыз, һәм аны үтәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Казанда, БРИКС Уеннарында Россия җыелмаларының иң яхшы спортчылары катнашачак. Без бөтен спорт төрләре җыелмаларының беренче номерлары белән килештек диярлек», – дип билгеләп узды Владимир Леонов.

Очрашуда катнашу өчен Казанга Әфганстан, Бәхрәйн, Венесуэла, Конго, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Сербия Республикасы делегацияләре вәкилләре килде.

«БРИКС илләре Уеннарында чыгыш ясаячак ил делегацияләре башлыкларына Казанга килү мөмкинлеге өчен зур рәхмәт. Безнең өчен беренче урында Россия һәм Венесуэла арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, һәм спорт дуслыгыбызны ныгытучы корал булып хезмәт итә. Латин Америкасы илләре бу бөтендөнья спорт аренасында спорт аша тынычлык хакындагы фикерләрен белдерергә тели. БРИКС Уеннарында Венесуэла 9 дисциплинада катнашачак, Казанга 40-45 спортчыдан торган команда киләчәк», – дип билгеләп узды Венесуэланың спорт һәм яшьләр эшләре министры Пабло Альфонсо Юстиз Араухо.

Белешмә

БРИКС илләре Уеннары 2024 елның 11-23 июнь көннәрендә Казанда узачак. 50 артык илдән биш меңгә якын катнашучы килүе көтелә. Спорт программасына БРИКС илләрендә иң популяр булган спорт төрләре буенча ярышлар керә. Ярышлар 18 спорт объектында үткәреләчәк.