Казандагы БРИКС Уеннарына медиа өчен аккредитация 18 мартта башлана

Казандагы БРИКС Уеннарына медиа өчен аккредитация 18 мартта башлана
Басылган датасы:

2024 елның 11-24 июнь көннәрендә Казанда БРИКС илләренең спорт уеннары – БРИКС икътисад төркеменә керүче дәүләтләр арасында ел саен уздырылучы мультиспорт ярышлар узачак. Уеннар 2016 елдан бирле үткәрелә, ләкин Россия Федерациясе аны үз тарихында беренче тапкыр кабул итәчәк.

Казанда чыгыш ясарга 70 тән артык ил, шул исәптән, БРИКСка керүче 10 дәүләт һәм Россия Федерациясе теләк белдерде. Барлыгы Уеннарда 5000 гә якын катнашучы көтелә.

Ярышларның спорт программасы үз эченә 30 спорт төре һәм дисциплинаны ала, аларның 21-е – Олимпия уеннары программасына керә, 9-ы – Олимпия уеннары түгел, өстәвенә күбесенең Казандагы БРИКС Уеннарында дебют булачак. Катнашучылар рекордлы сандагы бүләк – 393 комплект уйнатачак.

Уеннар программасына бокс, брейкинг, пляж волейболы, пляж гандболы, байдарка һәм каноэда ишү, ишү спорты, дзюдо, каратэ, көрәш, билбаулы көрәш, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, суга сикерү, самбо, синхрон йөзү, скейтбординг, спорт көрәше, спорт гимнастикасы, теннис, ушу, фехтование, баскетбол ике төр ярышы, футбол ике төр ярышы, нәфис гимнастика, шахмат, авыр атлетика, бадминтон, ат спорты һәм акробатик рок-н-ролл керә.

Уеннарның ярышлары Казан шәһәренең 17 спорт объектында узачак. Ачылу тантанасы 12 июньдә, ә ябылу тантанасы 23 июньдә үтәчәк.

БРИКС Уеннарында эшләү өчен Медиа вәкилләренә аккредитация үтәргә кирәк, ул 18 мартта башланачак һәм 12 майга кадәр дәвам итәчәк

  1. Аккредитация системасына керү мөмкинлеге алу өчен түбәндәге сылтама буенча заявка тутырырга кирәк
  2. Заявканы караганнан соң, Оештыру комитеты сез заявкада калган электрон почтага логин һәм пароль, системага керү өчен сылтама, шулай ук системада эшләү буенча инструкция язылган хат җибәрәчәк.
  3. Аккредитация системасында шәхси кабинетка кергәннән соң, шәхси мәгълүматны тутырырга, фото (таләпләргә туры килгәнен), паспортның скан/фотосын йөкләргә, Казанга килү датасын һәм вакытын билгеләргә (әгәр сезне каршыларга кирәк булса) һәм шәхси анкетаны Оештыру комитетына каралырга җибәрергә кирәк.
  4. «Активен» дигән анкета статусы аның Оештыру комитеты тарафыннан кабул ителүен һәм сезнең аккредитация үзәгендә (аның эш вакыты һәм урнашу урыны соңрак хәбәр ителәчәк) паспорт күрсәтеп, бейдж ала алуыгызны аңлата.

Аккредитация системасына керү мөмкинлеге алмасагыз яки ачык сорауларыгыз калса, безгә языгыз media.info@dspkazan.com