Олег Матыцин бар дөнья спортчыларын БРИКС Уеннары-2024 тә катнашырга чакырды

Олег Матыцин бар дөнья спортчыларын БРИКС Уеннары-2024 тә катнашырга чакырды
Басылган датасы:

Пермьдә узучы халыкара “Россия — спорт державасы” спорт форумында Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин Казанда үтәчәк БРИКС Уеннары ярышларда катнашырга теләгән һәрбер ил спортчылары өчен ачык булачак дип белдерде.

БРИКС илләренең спорт уеннары Казанда 2024 елның 11 июненнән 23 июненә кадәр, 17 спорт объектында 27 спорт төре буенча узачак.  Ярышларда 3000 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Уеннарга чакыру БРИКСның 5 катнашучы иленә (Бразилия, Һиндстан, Кытай, КАР, Россиягә) һәм берлеккә 2024 елның 1 гыйнварыннан кабул ителәчәк тагы алты илгә (Аргентина, Мисыр, Эфиопия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә) җибәрелгән.

 “Бу көннәрдә БРИКС Уеннары Көньяк Африка Республикасында уза, һәм хәзерге вакытка Россия спортчылары 14 медаль яулады,  шуларның 11-е – алтын. Киләсе БРИКС Уеннары Казанда узачак. Алар теләге булган һәркем өчен ачык булачак. Африка, Азия, Европа һәм Америка илләре спортчыларын чакырасым килә. Безгә кунакка килегез! Россия һәм Казан сезне күрергә һәрчак шат”, — дип билгеләп үтте Олег Матыцин.

Беларусь  Республикасының спорт һәм туризм министры Сергей Ковальчук БРИКС Уеннарын үткәрүнең халыкара спорт өчен мөһим булуын билгеләп узды һәм алар югары дәрәҗәдә уздырылачагына ышануын белдерде.

“Без Россия ягы 2024 елның июнендә узачак БРИКС Уеннары һәм сентябрьдә үтәчәк Дуслык Уеннарын үткәрү буенча алга сөрүче тәкъдимнәргә рәхәтләнеп, канәгатьлек белән теләктәшлек күрсәтәбез. Без әлеге масштаблы һәм мавыктыргыч мультиспорт форумнарны зур түземсезлек белән көтәбез. Һәм аларның иң югары дәрәҗәдә оештырылачакларына ышанып калабыз. Бик сыйфатлы итеп оештырылган Кышкы Олимпия Уеннары-2014, Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 һәм башка чаралар әле дә истә. Беларусь бу чараларны оештыруда һәм үткәрүдә бик актив катнашырга әзер”, — дип белдерде Сергей Ковальчук.

БРИКС илләренең спорт уеннары-2024 кысаларында БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы, шулай ук тотрыклы үсеш концепциясе һәм 2025-2030 еллардагы БРИКС уеннарын үткәрү  кагыйдәләрен раслау планлаштырыла.