Матч ТВ телеканалы БРИКС илләренең спорт уеннарын күрсәтәчәк

Матч ТВ телеканалы БРИКС илләренең спорт уеннарын күрсәтәчәк
Басылган датасы:

Татарстан Республикасының спорт министрлыгы һәм Матч ТВ телеканалы Казанда узачак БРИКС Уеннары 2024 вакытында хезмәттәшлек турында килеште.

Килешүгә кул Пермьдә узучы халыкара “Россия — спорт державасы” спорт форумында куелды. БРИКС Уеннары-2024нең барлык мөһим ярышларын Матч ТВ телеканалы күрсәтәчәк.

“Матч ТВ телеканалы – безнең күптәнге һәм ышанычлы дусларыбыз. Аның ярдәмендә илебез халкы Татарстан Республикасында узучы зур спорт чараларының бер өлешенә әйләнә. Без телеканалның 2024 елда узачак БРИКС илләренең спорт уеннарында безнең партнерыбыз булачагына һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионлаган спорт яратучы өчен ярышларны онытылмаслык итәргә булышачагына бик шат”, — дип белдерде Татарстан Республикасының спорт эшләре министры Владимир Леонов.

“Федераль канал буларак, без БРИКС уеннарын үз каналларыбызда бик рәхәтләнеп күрсәтәчәкбез. Моннан тыш, без ярышларны аның дәрәҗәсенә туры килерлек сыйфатта күрсәтү өчен Казанга зур техник җиһазлар һәм көчле команда җибәрәчәкбез. Казанның дөнья дәрәҗәсендәге зур халыкара вакыйгалар уздыру тәҗрибәсе бар, һәм оештыру дәрәҗәсе буенча БРИКС илләре уеннары Конфедерацияләр Кубогы һәм Футбол буенча дөнья чемпионаты, зур Россия ярышларының финаллары һәм Дуслык Уеннары белән бер рәттә булачагына һич шик юк”, — диде “Матч ТВ” генераль продюсерының беренче урынбасары Дмитрий Рыжков.

БРИКС илләре уеннары Казанда 2024 елның 11 июненнән 23 июненә кадәр узачак. Ярышлар 17 спорт объектында 27 спорт төре буенча үтәчәк. Алар арасында бадминтон, бокс, брейкинг, байдарка һәм каноэларда ишү, ишү спорты, дзюдо, каратэ, көрәш, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, пляж волейболы, пляж гандболы, суга сикерү, самбо, синхрон йөзү, скейтбординг, спорт көрәше (ирекле көрәш һәм грек-рим көрәше), спорт гимнастикасы, теннис, авыр атлетика, ушу, фехтование, фиджитал спорт (баскетбол һәм футбол), нәфис гимнастика һәм шахмат бар.

БРИКС илләренең спорт уеннарында 5 меңгә якын катнашучы килү көтелә, аларның өч меңе – спортчылар, ике меңе – рәсми затлар. Уеннарга чакыру БРИКСның 5 катнашучы иленә (Бразилия, Һиндстан, Кытай, КАР, Россиягә) һәм берлеккә 2024 елның 1 гыйнварыннан кабул ителәчәк тагы алты илгә (Аргентина, Мисыр, Эфиопия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә) җибәрелгән.

БРИКС илләренең спорт уеннары-2024 кысаларында БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы, шулай ук тотрыклы үсеш концепциясе һәм 2025-2030 еллардагы БРИКС уеннарын үткәрү  кагыйдәләрен раслау планлаштырыла.