Олимпия чемпионнары Софья Великая һәм Илья Захаров БРИКС Уеннары илчеләре итеп сайланды

Олимпия чемпионнары Софья Великая һәм Илья Захаров БРИКС Уеннары илчеләре итеп сайланды
Басылган датасы:

Фехтованиеның кылычлы төрендә ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Софья Великая һәм суга сикерү буенча Олимпия чемпионы Илья Захаров БРИКС илләре Уеннары илчеләре итеп сайланды.

Илчеләр өчен багышлау тантанасы Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендәге (ВДНХ) “Россия” күргәзмә-форумында, “Киләчәк мөмкинлекләре: озын һәм актив тормыш. Спорт” пленар сессиясе кысаларында булды. Илчеләр статуэткаларын Олимпия чемпионнарына Россия спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов тапшырды.

“Минем өчен, әле дә чыгыш ясаучы спортчы өчен, БРИКС Уеннары илчесе булу зур дәрәҗә — бу үзеңнең талантыңны, осталыгыңны күрсәтү өчен шәп мөмкинлек. Мондый турнирның безнең илдә үтүе зур әһәмияткә ия, һәм Уеннарның Казанда, һәрчак искиткеч спорт бәйрәмнәре үткәрүче шәһәрдә үтүе аеруча шәп. Мин бу тәкъдимне горурлык белән кабул итеп алам һәм Уеннар илчесе булам”, — дип белдерде Софья Великая.

Илья Захаров сүзләренә караганда турнир халыкара спортта зур әһәмияткә ия вакыйга булачак.

“Минем өчен БРИКС Уеннары илчесе булу бик шатлыклы, чөнки мин бу ярышлар халыкара спортта яңа дулкын булачак дип ышанам. Бу ярышларга һичшиксез килегез һәм безнең спортчыларыбызга көч биреп торыгыз, хәзер бу аеруча мөһим”, — дип сөйләде Илья Захаров.

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, БРИКС илләре Уеннары зур кызыксыну тудырган кирәкле турнир булып чыккан, бу турыда билетларның уңышлы сатыла башлавы сөйли.

“Без ярышларга билетларны узган сишәмбедә – Уеннар ачылырга 50 көн кала сата башладык – һәм ике көн эчендә генә якынча 100 мең билетның инде 4,5 меңен сатып та өлгердек. Без сатып алу географиясе киң икәнен күрәбез, билетларны Казан һәм Татарстан кешеләре генә түгел, илебездә һәм дөньяның төрле илләрендә яшәүче җанатарлар да сатып ала”, — дип аңлатты Владимир Леонов.

Исегезгә төшерәбез, Казанда узачак БРИКС Уеннары 2024 билетларны БРИКС Уеннарының рәсми сайтында яки турнирның рәсми партнеры булган kassir.ru сайтында алып була.