БРИКС илләренең спорт уеннары 2024

БРИКС илләренең спорт уеннары 2024
Дата:

БРИКС илләренең спорт уеннары 2024 рәсми сайты.

2024 елның 12-23 июнь көннәрендә Казан «БРИКС илләренең спорт уеннары» дип аталган халыкара мультиспорт вакыйганы уздырды. Ярышлар БРИКСның октябрьдәге саммиты алдыннан узды, ул да Татарстан Республикасы башкаласында үткәреләчәк.

Уенннар турында

БРИКС Уеннары – БРИКС илләре арасында ел саен уздырылучы ярышлар. Турнирның төп максаты – тигезлек, дискриминациягә юл куймау һәм спортчыларга ярышларда катнашуга тигез хокук бирү принциплары нигезендә илләр арасындагы дустанә спорт мөнәсәбәтләрен ныгыту.

БРИКСта рәислек итүче илдә спорт ярышлары уздыру гадәте 2016 елдан, Һиндстан беренче тапкыр футбол турнирын кабул иткәннән бирле яши. 2017-2018 елда БРИКС Уеннары БРИКС илләрендә өч спорт төре буенча уздырылды. Россия рәислеге кысаларында 2024 елгы БРИКС Уеннары Казанда узды. Татарстан Республикасы башкаласы инде күп тапкыр халыкара ярышлар оештырганы һәм спорт дөньясындагы масштаблы вакыйгалар үзәгенә әйләнгәне бар.

12 көн эчендә 5000 спортчы Россиянең өченче башкаласында 27 спорт төрендә ярышты. БРИКС илләреннән тыш, ярышларда катнашу өчен башка илләрдән спортчыларны чакыралар.

БРИКС уеннары кысаларында 2024 елның 22-23 июнендә БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы узды.