World Aquatics су спорт төрләрен үстерү үзәге

World Aquatics су спорт төрләрен үстерү үзәге
World Aquatics су спорт төрләрен үстерү үзәгенең рәсми сайты

2018 елның 22 сентябрендә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) (12.12.2022 елдан Халыкара су спорт төрләре оешмасы (World Aquatics)) һәм ТР Спорт министрлыгы тарафыннан FINA үсеш үзәген булдыру буенча килешүгә кул куелды. Казандагы үзәк FINA эгидасы астында эшләп килүче башка уку-күнекмә комплексларына һәм үзәкләренә кушылды, алар арасында Пхукеттагы (Таиланд) “Таньяпура” (Thanyapura) уку-күнекмә базасы, Дакардагы (Сенегал) FINA үсеш үзәге, Флоридадагы (АКШ) уку-күнекмә базасы бар. Үзәкләр төрле стипендия программалары һәм World Aquatics үсеш программалары оештыру кысаларында эшли. Алар дөньяның төрле континетлары һәм өлкәләре спортчылары өчен тәгаенләнгән.

World Aquatics су спорт төрләрен үстерү үзәгенең төп бурычы – су спорт төрләрендә зур милли казанышлары булмаган илләрдән килгән спортчыларның потенциалын нәтиҗәле итеп ачу өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук дөнья чемпионатларына һәм Олимпия уеннарына әзерләнү кысаларында үз нәтиҗәләрен яхшырту өчен мөмкинлек бирү. Шулай ук World Aquatics үзәгенең приоритетлары арасында Россия һәм күрше-тирә илләр тренерлары һәм судьяларының квалификация дәрәҗәсен күтәрү, алар өчен белем бирү программалары үткәрү дә бар.

World Aquatics үсеш үзәге программасы 5 модульдән (өлештән) тора:

  1. World Aquatics стипендияләре – бары спортчылар өчен генә. World Aquatics стипендия программасы үз милли федерациясе тәкъдим иткән спортчыга өлешчә World Aquatics финанславы исәбенә финанс һәм техник ярдәм алырга булыша. Стипендия спортчыга алдагы дөнья чемпионатларына әзерләнергә һәм квалификация алырга ярдәм итә.
  2. World Aquatics квалификация күтәрү курслары – тренелар һәм рәсми затлар (судьялар) өчен. Бу курслар World Aquatics квалификациясен күтәрү курслары программасына кушылырга теләгән милли федерацияләр вәкилләре өчен белем бирү программасыннан гыйбарәт.
  3. World Aquatics мәктәпләре – бары рәсми затлар (судьялар) өчен генә. World Aquatics мәктәпләренең максаты – 6 (алты) су дисциплинасында рәсми затларга белем бирү һәм аларны сертификацияләү. Рәсми затлар үзләренең дисциплиналарына караган World Aquatics мәктәбендә белем алалар, һәм World Aquatics техник рәсми заты статусын алу өчен йомгаклау имтиханын тапшыралар. World Aquatics техник рәсми затлары гына World Aquatics ярышларында судья булу хокукына ия World Aquatics техник рәсми затлары исемлегенә кертелергә мөмкин.
  4. World Aquatics тренерларын сертификацияләү программасы. Әлеге программа тренерларны сертификацияләү өчен World Aquatics белем бирү курслары программасына кушылырга теләгән милли федерацияләр вәкилләре өчен. Курс тренерларга үз сәләтләрен үстерү һәм су спорт төрләренең киләчәктәге үсешенә үз өлешләрен кертү мөмкинлеге бирү өчен, аларны укыту һәм әзерләүдән гыйбарәт. World Aquatics тренерларын сертификацияләү программасы бар дөнья буенча тренерларны сертификацияләү курсының бер өлеше булып тора.
  5. World Aquatics халыкара семинарлары. World Aquatics халыкара семинары – туры килгән дисциплинасы кысаларында тренерлар, рәсми затлар һәм экспертларга юнәлдерелгән чара булып тора. World Aquatics халыкара семинарын тиешле дисциплина өчен җаваплы World Aquatics техник комитеты җитәкли, ул аның программасын, максатчан төркемен һәм төп максатларын билгели.

World Aquatics стипендия программасы

Хәзерге вакытта World Aquatics үзәгенең халыкара программасы эшчәнлеге кысаларында төп проект булып ике спорт төре — йөзү һәм суга сикерү буенча стипендия программасы тора.

Программа эшли башлаганнан бирле (2019 елның 18 февраленнән алып хәзергә кадәр) “Йөзү” юнәлеше программасы буенча дөньяның 25 иленнән (Албания, Ангола, Андорра, Анганистан, Хана, Грузия, Дарк, Казахстан, Кыргызстан, Куба, Латвия, Намибия, Нигерия, Мальдива, Мадрикий, Молдова, Пакстан, Руанда, Төньяк Македония, Сүрия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Уганда, Черногория) 29 спортчы катнашты.

“Суга сикерү” юнәлеше программасы 2019 елның маеннан гамәлдә. Хәзерге вакытта программада дөньяның 13 иленнән (Әрмәнстан, Венесуэла, Грузия, Доминикан Республикасы, Мисыр, Һиндстан, Иран, Литва, Сальвадор, Чили, Эквадор) 15 спортчы катнаша.

Үзәкнең 10 стипендиаты (Ангола, Әфганстан, Венесуэла, Гана, Мисыр, Куба, Нигерия, Пакстан, Руанда, Уганда) 2020 елда Токиода (Япония) узган Олимпия уеннарында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп (4 милли рекорд, 5 шәхси рекорд) катнашты.

Спорт ярышлары нәтиҗәләре буенча үзәктә катнашучылар 100 дән артык милли рекорд куйган.

Спорт объектлары һәм күнекмәләр процессы

World Aquatics үсеш үзәгендә күнекмәләр процессы Су спорт төрләре сараенда (төп объект) һәм Казан Олимпия резервы училищесының “Олимпиец” спорткомплексында (өстәмә объект) Халыкара йөзү федерациясе тарафыннан билгеләнгән баш тренерлар җитәкчелегендә оештырыла. World Aquatics үсеш үзәге Халыкара йөзү федерациясе, шулай ук Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Россиянең суга сикерү федерациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Федерацияләр белгечләре һәр спортчыга аның әзерлек дәрәҗәсен, сәләтләрен һәм еллык шәхси спорт планын исәпкә алып, аңа индивидуаль күнекмәләр планын төзергә ярдәм итә. Үзәктә шулай ук программаның һәр катнашучысына нәтиҗәле үсәргә ярдәм итүче тулы бер белгечләр командасы эшли.

Күнекмәләр атнасы 6 күнекмә көненән гыйбарәт. Теләге булган стипендиатларга якшәмбе көнне бассейнда ирекле йөзү өчен өстәмә мөмкинлек бирелә ала. Күнекмәләрдән тыш, спортчылар үзләре өчен яңа булган мәдәниятне өйрәнәләр, җирле истәлекле урыннарда булалар, шулай ук Казандагы спорт һәм башка чараларга йөриләр.

Материаль-техник базасын яхшырту чаралары кысаларында 2019 елда “Су спорт төрләре сарае” уку-күнекмә комплексында барлык халыкара стандартларга һәм FINA таләпләренә җавап бирүче яңа тар специализацияле сикерү җайланмасы һәм инвентарь урнаштырдылар. World Aquatics партнеры – рәсми тәэмин итүче Duraflex (АКШ) ярдәмендә Су спорт төрләре сарае бассейны казанында 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага сатып алынган барлык трамплиннар да алыштырылды, шулай ук өстәмә рәвештә 1 һәм 3 метрлы трамплиннар, суга сикерү өчен тумбалар урнаштырылды. Суга сикерү белән шөгыльләнү өчен махсуслаштырылган икенче зал да спорт батутлары, акробатик юллыклар, килеп төшү өчен йомшак кублар белән җиһазландырылды. Сатып алынган җайланмалар һәм җиһазлар World Aquatics үсеш үзәге стипендиатларына иң югары дәрәҗәдәге ярышларга мөмкин кадәр нәтиҗәле әзерләнергә һәм үзләренең спорт осталыкларын арттырырга ярдәм итә.

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 360.19 KB Су спорт төрләре сарае
Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 399.58 KB СК Олимпиец

Тору

Стипендия программасында катнашучылар Универсиада Авылында яши. Кампустан ерак түгел җәмәгать транспорты тукталышлары, метро станцияләре, сәүдә үзәкләре, кафе һәм рестораннар бар; Авылдан 20 минутлык юлда Казан шәһәренең Халыкара аэропорты һәм тимер юл вокзалы урнашкан. Стипендиатлар бер бүлмәдә икәү яши. Һәрбер бүлмә кирәкле нәрсәләр – карават, аерым ванна бүлмәсе, суыткыч, WI-FI белән җиһазландырылган.

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 336.8 KB Универсиада Авылы

Туклану

Спортчылар Европа, милли һәм Көнбатыш кухнясының 100 артык төрле ризыгы тәкъдим ителлгән P.LOVE, Love.Ashe, Cream Coffee рестораннарында туклана.

Виза һәм миграция белән ярдәм

Үз эченә стипендия программасында катнашучыларга виза алу өчен документлар әзерләү, виза алганда булышу, мәгълүмат белән тәэмин итү, консультацияләр бирү, визаның гамәлдә булу вакытын озайту өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү, шулай ук миграция учетына бастыру һәм аннан төшерүне ала.

 

FINA квалификация күтәрү курслары һәм мәктәпләре

Килешүгә кул куйганнан соң, тренерлар һәм судьялар өчен түбәндәге халыкара семинарлар узды:

  • Спортта югары технологияләр өлкәсендәге яңа мөмкинлекләр турындагы семинар (2018 елның 16 ноябре). Россиянең йөзү буенча тренерлары өчен. Лектор – Рику Римпела, Финляндия.
  • Йөзү буенча яшь Россия судьялары өчен семинар (2019 елның 30 октябре – 3 ноябре). Лектор – Бил Хоган, Канада.
  • “Синхрон йөзү” юнәлеше буенча тренерлар өчен семинар (2019 елның 17-21 апреле). Лектор – Дженифер Грей, Бөекбритания.
  • Суга сикерү буенча яшь тренерлар өчен семинар (2019 елның 1-5 декабре). Лектор – Алексей Евангулов, Бөекбритания.

2019 елда “Синхрон йөзү” юнәлеше буенча судьялар өчен FINA мәктәбе уздырылды (ул үз эченә аннан соңгы норматив имтиханнарны да алган иде) (2019 елның 19-21 апреле), (лектор – Мивако Хомма, Япония). Мәктәптә бөтенроссия категорияле Россия судьялары катнашты, аларның 80% укуны уңышлы узды.

 

“Чемпионнар академиясе” программасы

“Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә “Чемпионнар Академиясе” программасы гамәлгә ашырыла, ул үз эченә түбәндәгеләрне ала:

  • организмга функциональ диагностика үткәрү;
  • сәламәтлек торышында ачыкланган үзгәрешләрне исәпкә алып, күнекмәләр процессын планлаштыру һәм төзәтмәләр кертү буенча медицина киңәшләре;
  • катнашучыларга булышучы психолог ярдәме;
  • нутрициолог киңәшләре;
  • рус телен өйрәнү курслары.

Өстәмә рәвештә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында югары белем алу мөмкинлеге бирелә.

Күнекмәләр лагере

Үзәкләр эшләү тарихында беренче тапкыр Таиландның Thanyapura Training Centre үзәге һәм Казанның FINA үсеш үзәгенең сәләтле яшьләрен җыйган вакытлы күнекмәләр лагере оештырылды, шулай ук бу ике командага Корея һәм Көньяк Африка Республикасы җыелмалары йөзүчеләре кушылды. Күнекмәләр лагере ике үсеш үзәге стипендиатларының Казанда 2019 елның 1-3 ноябрендә узган йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабына әзерләнүләренә туры китерелеп оештырылды. Дөньяның иң яхшы йөзүчеләре белән беррәттән, яшь спортчылар Дөнья кубогы медальләре өчен ярышты. FINA күнекмәләр лагере дөняның 24 иленнән 30 артык йөзүчене җыйды. Күнекмәләр көненә ике тапкыр бар дөньяга танылган тренерлар Мигель Лопез Альварадо (Испания) һәи Грэхэм Хилл (Көньяк Африка Республикасы) җитәкчелегендә “Су спорт төрләре сарае” уку-күнекмә комплексында узды.