Корнель Маркулеску: “Казан – FINA өчен туган йорт”

Корнель Маркулеску: “Казан – FINA өчен туган йорт”
Басылган датасы:

Бүген онлайн-очрашу кысаларында FINA башкарма директоры Корнель Маркулеску, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Максим Денисов һәм башкалар Казанның Халыкара йөзү федерациясе белән хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр.

Корнель Маркулеску Казанның “FINA гаиләсе өчен туган йорт” булуын, һәм FINA Дөнья Кубогы этаплары элеккечә Татарстан башкаласында – алдан килешкәнчә 2024 елга кадәр биредә узачагын ассызыклап үтте.

FINA шулай ук Казандагы Су спорт төрләрен үстерү үзәге эшчәнлеген һәм казанышларын югары бәяли. Үзәктә яңа стипендиатлар барлыкка киләчәк, тренерлар программасын да көчәйтү көтелә.

Моннан тыш, яклар Казанда FINA эгидасы астында үтәчәк ике дөнья чемпионатына әзерлек турында фикер алыштылар: 2022 елгы кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм 2025 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты. Киңәшмәдә катнашучылар сүзләренә караганда, әзерлек FINA, Бөтенроссия йөзү федерациясе, федераль һәм республика спорт министрлыклары, шулай ук Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең уртак эше кысаларында узачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте