Рөстәм Миңнеханов: “FINA – Татарстанның стратегик партнеры”

Рөстәм Миңнеханов: “FINA – Татарстанның стратегик партнеры”
Басылган датасы:

Исегезгә төшерәбез, 5 июнь көнне Халыкара йөзү федерациясе җитәкчесе итеп Хулио Маглионе урынына Хөсәен Әл-Мөсәлләм билгеләнде. Татарстанга булган сәяхәт – Әл-Мөсәлләмнең яңа вазыйфада беренче чит ил сәфәре.

Рөстәм Миңнеханов FINA һәм Татарстанны күптәнге дуслык җепләре бәйли дип билгеләп узды. “Без чын күңелдән федерация җитәкчелегенә республикабызны абруйлы FINA гаиләсенә системалы һәм тирән интеграцияләүләре өчен рәхмәт әйтәсебез килә. Казанда узачак зур халыкара турнирлар алдыннан шуны билгеләп үтәсем килә: максатыбыз – өметләрегезне аклау. Чөнки FINA белән берлектә үткәрелгән барлык чараларны да без иң югары дәрәҗәдә оештырырга тырыштык”, – диде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек мәсьәләләренә зур игътибар бирүе һәм республикага теләктәшлек күрсәтүе өчен Хулио Маглионега зур рәхмәт белдерде. “Дустыбыз Хулио Маглионе башлап нигез салган гүзәл традицияләр ныгыр гына дип өметләнәм. Маглионе әфәнде – республикабыз өчен дә, шәхсән минем өчен дә бик якын кеше. Татарстан һәрвакыт сезнең өчен кунакчыл йорт, ә сез безнең өчен – өлкән иптәшебез булырсыз”, – диде ул.

Видеоэлемтә аша сөйләшүгә РФ спорт министры Олег Матыцин да кушылды. Ул FINA җитәкчелеген сәламләде, һәм оешманың Россиядәге спорт үсешенә һәм йөзүне популярлаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп узды.

Министр Татарстанның зур халыкара турнирларны үткәрүдә саллы тәҗрибә туплавын билгеләп узды. “Әл-Мөсәлләм әфәнде, яңа статуста беренче чит ил сәфәрегез белән нәкъ менә Казанга килүегез зур әһәмияткә ия. Россиянең бар спорт гаиләсе исеменнән сезгә яңа вазыйфада уңышлар телим”, – дип өстәде Олег Матыцин.

Хөсәен Әл-Мөсәлләм үз чиратында FINA халыкара йөзү федерациясе Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятләвен белдерде. “Сез – безнең партнерыбыз. Республика спорт үсеше өчен барын да эшли. Безгә сезнең ничек итеп 2015 елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыруыгыз ошады. Әлеге турнирдан соң сездә зур мирас калды – бу бүген халык арасында популяр булган һәм күп санлы ярышлар уза торган спорт объектлары. Бүген без шулай ук Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында да булдык, анда уңышлы сөйләшүләр үткәрдек, күп санлы проектлар планлаштырдык. Тулаем алганда, мин Маглионе әфәнде башлаган юлны дәвам итәргә телим. Без бердәм команда буларак эшлибез, һәм мин монда аның стратегиясен дәвам итәчәкмен”, — дип ассызыклап узды FINA президенты.

Үзенең чыгышы барышында Хулио Маглионе Казан — Россиянең спорт башкаласы дип билгеләп узды. “Казанга беренче тапкыр килгәч, мин монда FINA тарихында иң яхшы чемпионат узачагын күз алдына да китермәдем. Ләкин турнир алдыннан шәһәрдә әле дә эшләвен дәвам итүче сыйфатлы инфраструктура барлыкка килде. Без монда йортыбыз, дусларыбыз икәнен тоябыз”, – диде мактаулы FINA президенты.

Якындагы елларда Татарстан Республикасында FINA эгидасы астында узачак берничә зур спорт чарасы планлаштырыла. Алар арасында 2022 елгы кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм 2025 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты бар.

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча