Казан – Татарстан Республикасы башкаласы, Россиянең өченче башкаласы, илнең икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Мәдәният, дин һәм тел төрлелеге шартларында дус-тату булып шәһәрдә 1,2 миллион кеше – 100 дән артык милләт вәкиле яши.
Казанның иң танылган мәдәни һәйкәле – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы корылмасы булып торучы Казан Кремле. Казанлылар һәм туристлар өчен тарихи комплекс һәркөн ачык. Архитектура тыюлыгы биләмәсендә кунаклар “авып бара торган” Сөембикә манарасы, Спас манарасы, Благовещение соборы, дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе – Кол Шәриф кебек мәдәни-архитектура һәйкәлләрен күрә ала.
Мәгариф
Мең еллык тарихы булган Казанны һич шикләнмичә “яшь” шәһәр дип тә атарга була. Татарстан башкаласында 67 илдән 200 мең студент белем ала. Россиянең иң зур югары уку йортлары да – Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты биредә урнашкан.
Шәһәрдә спорт
Казан Россия спорты үсеше локомотивы һәм спортның төрле төрләре буенча Россия һәм Европа дәрәҗәсендәге чемпионатларда, шулай ук Олимпия уеннарында да ышанычлы чыгышлар ясаучы титуллы спортчылар һәм спорт клублары йорты. Соңгы елларда шәһәрнең спорт корылмаларында спортның төрле төрләре буенча зур халыкара ярышлар уздырыла.
Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру шәһәрдә генә түгел, Россиядә дә балалар, яшьләр һәм студентлар спортын үстерүгә этәргеч бирде. Халыкара спорт аренасында Казан бик яхшы таныла торган шәһәргә әверелде. Казанның кунакчыллык күрсәтү мөмкинчелекләре, аерым алганда, реконструкцияләнгән аэропорты, үсеш алган кунакханә инфраструктурасы, заманча шәһәр юллары системасы һәм спортка мөнәсәбәттәге төрле корылмалары күп булуы эре халыкара ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрергә булыша.
Соңгы дистә елда Татарстан спорт инфраструктурасы үсешендә зур адымнар ясады. Хәзерге вакытта Казан – халыкара форматтагы иң зур ярышларны кабул итәргә сәләтле шәһәр.
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы Президенты
2014 елны Казан зур халыкара спорт ярышларын кабул итте. Болар – бадминтон буенча Европа чемпионаты, яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге, фехтовкалау буенча дөнья чемпионаты, хай-дайвинг буенча I ФИНА Дөнья Кубогы, шулай ук Россия тарихында беренче тапкыр “Fair Play” (Гадел уен) халыкара премиясен тапшыру тантанасына багышланган күп кенә чаралар узды.
2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм төрле яшь категорияләрендәге, спорт карьерасын төгәлләгән спорт ветераннары һәм үзешчән спортчылар арасында Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты узды.
2016 елда Казан бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионатын һәм бадминтон буенча 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелеген, дзюдо бенча Европа чемпионатын, суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясе этабын, начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча 2016 елдагы дөнья чемпионаты, керлинг буенча катнаш командалар арасында дөнья чемпионатын һәм башка ярышларны кабул итте.
2017 елда Казан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи белән беррәттән FIFA Конфедерацияләр Кубогын кабул итте. 2018 елда Россиянең унбер шәһәре исәбендә футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын кабул итте. Ә 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты узды.
Мәдәният
Казан актив мәдәни тормыш белән яши. Сәнгатьнең классик төрләре белән беррәттән шәһәрдә мәдәниятнең заманча юнәлешләре дә үсеш ала. Казанда ел саен халыкара фестивальләр: И.Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале, Р.Х.Нуриев исемендәге классик балет фестивале, С.В.Рахманинов исемендәге классик музыка фестивале, “Казан көзе” ачык һавадагы опера фестивале, “Конкордия” заманча музыка фестивале, “Аксёнов-фест” әдәбият фестивале, халыкара мөселман киносы фестивале үтә. Казанда 9 театр, 34 дәүләт музее, шәхси галереялар, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы һәм 2 филармония эшли. “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестрының даны исә еракларга таралган. Шулай ук шәһәрдә татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре дә зур колач белән үткәрелә.
Инфраструктура
Бүген шәһәрнең инфраструктурасы зур үсештә, яңа йортлар, социаль корылмалар, сәнәгать һәм спорт корылмалары, юллар һәм транспорт чишелешләре төзелә. Шәһәрнең икътисады инновацияле юл буенча үсеш ала. Берничә елдан бирле Казанда Европадагы иң эре технопаркларның берсе – “Идея” технопаркы һәм Россиядә иң зуры булган инновацияле технологияләр паркы эшләп килә. Казан янында яңа гасырда Россия өчен беренче булган шәһәр – Инннополис төзелде, ул шул исемдәге университет белән берлектә киләчәктә мәглүмати технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы үзәк булырга тиеш.