Йөзү буенча 16 нчы FINA дөнья чемпионатында (25 м) 180 илдән 1200 йөзүче катнашачак

Йөзү буенча 16 нчы FINA дөнья чемпионатында (25 м) 180 илдән 1200 йөзүче катнашачак
Басылган датасы:

Казан йөзү буенча 16 нчы дөнья чемпионатына (25 м) әзерләнә. Кичә Халыкара йөзү федерациясе FINA вәкилләре “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО җитәкчелеге белән очрашты, һәм алар бергәләп чемпионатка әзерлек турында фикер алышты.

Брент Новицки, FINA башкарма директоры: “Казан – FINA өчен үзенчәлекле урын, һәм бу шәһәр су спорт төрләре үсешендә дөньякүләм әһәмияткә ия. Без күп еллар дәвамында уңышлы рәвештә хезмәттәшлек итәбез, хәзер монда Су спорт төрләрен үстерү үзәге эшли, ә 2025 елда биредә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Шуңа без 2022 елның декабрендә узачак йөзү буенча дөнья чемпионатын зур түземсезлек белән көтәбез, һәм әзерлекне күптән һәм яхшы белгән профессионаллар командасы белән бергә алып баруыбызга бик шатбыз”.

Йөзү буенча 16 нчы FINA дөнья чемпионаты (25 м) 2022 елның 17-22 декабрендә узачак. Чемпионатта 180 илдән 1200 йөзүче катнашыр дип планлаштырыла, алар 46 бүләк комплекты уйнатачак. Ярышларны оештыруда якынча 1000 волонтер булышачак. Чемпионат узган вакытта Казанда шулай ук Су спорт төрләре буенча 7 нче FINA Бөтендөнья конвенциясе узачак, ә аңа кадәр тест чарасы сыйфатында Йөзү буенча 8 нче FINA Дөнья беренчелеге үтәчәк, анда 120 илдән 850 йөзүче катнашуы планлаштырыла.

“Халыкара йөзү федерациясе вәкилләре инде берничә мәртәбә билгеләп үткәнчә, Казан FINA өчен туган йорт кебек. Безгә кабат шундый зур ышаныч күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт, без бу федерация канаты астында кабат абруйлы турнирлар кабул итәбез. Без чемпионат та, башка чаралар да иң югары дәрәҗәдә үтсен өчен хәлебездән килгәннең барын да эшләячәкбез”, – ди “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич.

Киңәшмәдә катнашучылар аккредитация, транспорт, туклану, урнаштыру, иминлек, медицина хезмәте күрсәтү, медиа өчен сервислар, маркетинг, ярышлар бизәлеше һәм башка юнәлешләр буенча фикер алыштылар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте