Казанның FINA үзәге йөзүчеләре FINA уздырган виртуаль ярышларда катнаштылар

Казанның FINA үзәге йөзүчеләре FINA уздырган виртуаль ярышларда катнаштылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

FINA күнекмә үзәкләре өчен виртуаль чаралар сериясен дәвам итә. Беренче онлайн-ярышлар 26 сентябрь көнне уздырылды. Казан (Россия), Флорида (АКШ) һәм Пхукеттагы (Таиланд) FINA үзәкләре йөзүчеләре бассейнда төрле дистанцияләргә йөзделәр һәм аннан соң үзләренең нәтиҗәләре белән уртаклаштылар.

Иртәнге күнекмәләр кысаларында Казанның Су спорт төрләре сараенда Арина Байкова (Латвия) 400 м араны комлекслы йөзү, Муса Жалаев (Төркмәнстан) һәм Давор Петровски (Төньяк Македония) 200 м араны комплекслы йөзү белән йөзеп үттеләр. Давор белән Муса үз дистанцияләрендә иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр.

“FINA тәкъдим иткән шундый форматтагы чаралар актуаль һәм кызыклы, спортчыларны һәм тренерларны берләштерә, үзәкләргә стартларга әзерлек тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм хәтта быелгы яңа шартларда ярышырга мөмкинлек бирә”, – диде Казандагы FINA үсеш үзәге җитәкчесе Ранко Тепавчевич.

Казанның FINA үсеш үзәге стипендиатлары нәтиҗәләре

Арина Байкова – Латвия (хатын-кыз):
400м комплекслы йөзү 5:11.39;

Муса Жалаев – Төркмәнстан (ир-ат):
200м комплекслы йөзү 2:18.59;

Давор Петровски – Төньяк Македония (ир-ат):
200м комплекслы йөзү – 2:18.50.

Пхукеттагы (Таиланд) “Таньяпура” уку-күнекмә үзәге спортчылары нәтиҗәләре

Хазик Самил – Бруней (ир-ат):

400м ирекле стиль 4:01.28; 200м ирекле стиль 2:03.65; 100м ирекле стиль 56.9; 400м комплекслы йөзү5:13.5;

Таси Лимтиако –Микронезиянең Федератив Штатлары (ир-ат):
200м брасс 2:15.86; 100м брасс 1:03.57; 100м баттерфляй 1:02.23; 100м ирекле стиль 1:00.40;

Абобакр Аббас – Судан (ир-ат):
100м ирекле стиль 1:07.66; 100м брасс 1:04.84; 200м брасс 2:32.41; 100м баттерфляй 1:06.7;

Айман Клзи – Сирия (ир-ат):
200м баттерфляй 2:06.52; 100м баттерфляй 57.50; 100м ирекле стиль 56.05;

Майкл Расолонятово – Мадагаскар (ир-ат):
100м аркада 59.30; 200м аркада 2:09.91; 400м ирекле стиль 4:50.50;

Омар Аббас – Сирия (ир-ат):
400м ирекле стиль 4:01.22; 200м ирекле стиль 1:51.50; 100м ирекле стиль 54.20; 100м баттерфляй 1:03.00;

Финау Охуафи – Тонга (ир-ат):
200м комплекслы йөзү 2:19.41; 100м баттерфляй 1:06.56; 100м ирекле стиль 59.02;

Сангай Тензин – Бутан (ир-ат):
200м комплекслы йөзү 2:37.2; 200м ирекле стиль 2:22.6; 100м брасс 1:19.2; 100м ирекле стиль 1:02.5;

Кинли Лендуп – Бутан (ир-ат):
200м комплекслы йөзү 2:35.33; 200м аркада 2:59.33; 100м аркада 1:23.45; 100м ирекле стиль 1:11.54;

Эдгар Ричардсон Иро – Соломон утраулары (ир-ат):
200м комплекслы йөзү 2:30.41; 100м баттерфляй 1:14.43; 100м брасс 1:22.74; 100м ирекле стиль 1:03.74;

Джудит Меаури – Папуа-Яңа Гвинея (хатын-кыз):
200м комплекслы йөзү3:09.30; 200м ирекле стиль 2:25.25; 100м аркада 1:30.55; 100м ирекле стиль 1:06.33;

Сованн Монтросс – Камбоджа (хатын-кыз):
200м аркада2:41.40; 200м комплекслы йөзү 2:42.30; 100м аркада 1:07.54; 100м ирекле стиль 59.30;

Аммара Пинто – Малави (хатын-кыз):
400м ирекле стиль 5:10.42; 100м аркада1:16.33; 200м ирекле стиль 2:28.75; 100м ирекле стиль 1:05.50.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе”КБАО матбугат хезмәте