Абу-Дабида FINA флагын Казанга тапшыру тантанасы узды

Абу-Дабида FINA флагын Казанга тапшыру тантанасы узды
Басылган датасы:

Кыска суда (25 м) йөзү буенча XVI FINA дөнья чемпионаты 17-23 декабрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сарае базасында узачак. 190 илдән 1200 спортчы килүе көтелә. FINA флагы, алда көтелүче ярышлар символы буларак, Казанга күптән түгел Абу-Дабида тәмамланган дөнья чемпионатында тапшырылды.

Казанда узачак чемпионат кысаларында су спорт төрләре фестивале үткәрелүе планлаштырыла. Мондый чара беренче тапкыр эксперимент рәвешендә Абу-Дабида оештырылды һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Казандагы кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты кысаларында узачак су спорт төрләре фестивале форматы су полосы, синхрон йөзү һәм суга сикерү интеграциясе рәвешендә булыр дип көтелә.

Моннан тыш, чара программасы үз эченә су спорт төрләре дөньясындагы төп эшлекле вакыйганы – Халыкара йөзү федерациясе FINA Бөтендөнья конвенциясен ала, биредә FINA җитәкчеләре, континенталь һәм милли федерацияләр башлыклары, партнер һәм спонсор компанияләр, шулай ук су спорт төрләре өчен җиһазлар җитештерүче компанияләр җитәкчеләре җыелачак.

“Бу – чара ахырында флаг киләсе оештыручы шәһәргә тапшырылучы традицион процедура. Пандемия аркасында бер елга кичектерелгән кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты Казанда 2022 елның декабрендә узачак. Даталар инде расланган, без бу чарага әзерләнә башлыйбыз. Өстәмә программаны һичшиксез яхшылап уйлаячакбыз. Ярышлар кышкы чорда узганлыктан, без тамашачылар өчен дә, ярышларда катнашучылар өчен дә өстәмә кышкы активлыклар әзерләячәкбез. Бу чемпионат үзенә күрә бер нәтиҗәләр ясау булачак, шуңа Казанга иң яхшы спортчылар киләчәк. Без алар үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтерләр дип өметләнәбез”, – диде Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов.

ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте