Хөсәен Әл-Мөсәлләм әфәнде: “Казан су спорт төрләрен үстерүдә мөһим роль уйный”

Хөсәен Әл-Мөсәлләм әфәнде: “Казан су спорт төрләрен үстерүдә мөһим роль уйный”
Басылган датасы:

Казан һәм Татарстан спорт һәм спорт культурасын үстерүдә үз алымнарын куллана, бу халыкара спорт чаралары үткәрүнең үзенә күрә бер мирасы, дип белдерде FINA Халыкара йөзү федерациясенең яңа Президенты Хөсәен Әл-Мөсәлләм. Үзенең рәсми визиты кысаларында ул һәм мактаулы гомерлек FINA президенты Хулио Маглионе бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда булдылар һәм FINA су төрләре спортын үстерү үзәге эше белән таныштылар.

“Мин әле шимбә, ике көн элек кенә FINA президенты итеп сайландым, һәм бу минем әлеге вазыйфада беренче визитым. Безнең өчен Казан – дөньяда су спорт төрләрен үстерүдә зур роль уйнаучы үзенчәлекле урын”, – дип белдерде Хөсәен әфәнде Әл-Мөсәлләм.

FINA башлыгы шулай ук Су спорт төрләрендә спортчылар өчен тудырылган шартларга югары бәя бирде: “Объект уникаль! Биредә ярышлар һәм спортчыларга күнегүләр ясау өчен яхшы шартлар тудырылган дигән генә түгел, ә монда шөгыльләнергә балалар килә, ул Казан яшәүчеләре өчен ачык дигән күзлектән дә. Халык сәламәтлеге бик мөһим”.

Казан FINA белән күптәннән һәм уңышлы хезмәттәшлек итә. Хезмәттәшлек 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек вакытында башланды. Хәзер шәһәр 2025 елда тагы бер дөнья чемпионатын үткәрергә әзерләнә. Ә 2022 елда биредә кыска суда йөзү буенча FINA дөнья чемпионаты узачак.

“Бу очрашу безнең Халыкара су спорт төрләре федерациясе белән мөнәсәбәтләребез яхшы булганын исбатлый. Казанда FINA Су спорт төрләрен үстерү үзәге эшли, 2025 елда биредә яңадан су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. 2025 елга кадәр FINA эгидасы астында нинди турнирлар үткәреләчәге дә төгәл билгеләнгән. Әйе, коронавирус пандемиясе дәвам итә, без кайбер ярышларны башка вакытка күчерергә мәҗбүр, тик вәзгыять яхшы якка үзгәрер дип өметләнәбез.

Без инде FINA җитәкчелегенә 2025 елга булган планнарыбызны тәкъдир иттек. 2015 елдан аермалы буларак, без спорт паркы, спорт кластеры ясарга, һәм йөзү буенча ярышлар үткәрү өчен күпфункцияле арена төзү буенча проектны гамәлгә ашырырга телибез”, – дип хәбәр итте журналистларга Владимир Леонов.

“Казан су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә һичшиксез әзер, моның буенча сораулар юк. Вакыт алга бара, бәлки, эшкә кертеп җибәрерлек ниндидер яңа технологияләр барлыкка килер. Бу шәп булыр иде”, – дип йомгак ясады Хөсәен әфәнде Әл-Мөсәлләм.

Казанга сәяхәте барышында ул бүген шулай ук Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында да булды. Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашу планлаштырыла.

Белешмә өчен

Казандагы FINA Су спорт төрләрен үстерү үзәге

2018 елның 22 сентябрендә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы арасында FINA үсеш үзәге белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар. Үзәк дөньяның төрле төбәкләрендә һәм континентларында яшәүче спортчылар өчен тәгаенләнгән стипендия һәм FINA үсеш программаларын оештыру кысаларында эшли.

FINA су спорт төрләрен үстерү үзәгенең төп бурычы – су спорт төрләрендә зур милли казанышлары булмаган илләрдән килгән спортчыларның потенциалын нәтиҗәле ачу өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук дөнья чемпионатларына һәм Олимпия уеннарына әзерләнү кысаларында үз нәтиҗәләрен яхшырту өчен мөмкинлек бирү.

Шулай ук FINA үзәгенең приоритетлары арасында Россия һәм күрше-тирә илләр тренерлары һәм судьяларының квалификация дәрәҗәсен күтәрү, алар өчен белем бирү программалары үткәрү дә бар.

FINA үсеш үзәге программасы түбәндәге модульләрдән тора: FINA стипендияләре (бары спортчылар өчен генә); FINA квалификация дәрәҗәсен күтәрү курслары (тренерлар һәм рәсми затлар (судьялар) өчен), FINA мәктәпләре (бары рәсми затлар (судьялар) өчен генә); FINA халыкара семинарлары; Үзәкнең башка чаралары.

Хәзерге вакытта FINA үзәгенең халыкара программасы эшчәнлеге кысаларында төп проект булып ике спорт төре — йөзү һәм суга сикерү буенча стипендия программасы тора һәм алар гамәлгә уңышлы ашырыла.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте