2018 елның 22 сентябрендә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) (12.12.2022 елдан Халыкара су спорт төрләре оешмасы (World Aquatics)) һәм ТР Спорт министрлыгы тарафыннан FINA үсеш үзәген булдыру буенча килешүгә кул куелды. Казандагы үзәк FINA эгидасы астында эшләп килүче башка уку-күнекмә комплексларына һәм үзәкләренә кушылды, алар арасында Пхукеттагы (Таиланд) “Таньяпура” (Thanyapura) уку-күнекмә базасы, Дакардагы (Сенегал) FINA үсеш үзәге, Флоридадагы (АКШ) уку-күнекмә базасы бар. Үзәкләр төрле стипендия программалары һәм World Aquatics үсеш программалары оештыру кысаларында эшли. Алар дөньяның төрле континетлары һәм өлкәләре спортчылары өчен тәгаенләнгән.
World Aquatics су спорт төрләрен үстерү үзәгенең төп бурычы – су спорт төрләрендә зур милли казанышлары булмаган илләрдән килгән спортчыларның потенциалын нәтиҗәле итеп ачу өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук дөнья чемпионатларына һәм Олимпия уеннарына әзерләнү кысаларында үз нәтиҗәләрен яхшырту өчен мөмкинлек бирү. Шулай ук World Aquatics үзәгенең приоритетлары арасында Россия һәм күрше-тирә илләр тренерлары һәм судьяларының квалификация дәрәҗәсен күтәрү, алар өчен белем бирү программалары үткәрү дә бар.
World Aquatics үсеш үзәге программасы 5 модульдән (өлештән) тора:
- World Aquatics стипендияләре – бары спортчылар өчен генә. World Aquatics стипендия программасы үз милли федерациясе тәкъдим иткән спортчыга өлешчә World Aquatics финанславы исәбенә финанс һәм техник ярдәм алырга булыша. Стипендия спортчыга алдагы дөнья чемпионатларына әзерләнергә һәм квалификация алырга ярдәм итә.
- World Aquatics квалификация күтәрү курслары – тренелар һәм рәсми затлар (судьялар) өчен. Бу курслар World Aquatics квалификациясен күтәрү курслары программасына кушылырга теләгән милли федерацияләр вәкилләре өчен белем бирү программасыннан гыйбарәт.
- World Aquatics мәктәпләре – бары рәсми затлар (судьялар) өчен генә. World Aquatics мәктәпләренең максаты – 6 (алты) су дисциплинасында рәсми затларга белем бирү һәм аларны сертификацияләү. Рәсми затлар үзләренең дисциплиналарына караган World Aquatics мәктәбендә белем алалар, һәм World Aquatics техник рәсми заты статусын алу өчен йомгаклау имтиханын тапшыралар. World Aquatics техник рәсми затлары гына World Aquatics ярышларында судья булу хокукына ия World Aquatics техник рәсми затлары исемлегенә кертелергә мөмкин.
- World Aquatics тренерларын сертификацияләү программасы. Әлеге программа тренерларны сертификацияләү өчен World Aquatics белем бирү курслары программасына кушылырга теләгән милли федерацияләр вәкилләре өчен. Курс тренерларга үз сәләтләрен үстерү һәм су спорт төрләренең киләчәктәге үсешенә үз өлешләрен кертү мөмкинлеге бирү өчен, аларны укыту һәм әзерләүдән гыйбарәт. World Aquatics тренерларын сертификацияләү программасы бар дөнья буенча тренерларны сертификацияләү курсының бер өлеше булып тора.
- World Aquatics халыкара семинарлары. World Aquatics халыкара семинары – туры килгән дисциплинасы кысаларында тренерлар, рәсми затлар һәм экспертларга юнәлдерелгән чара булып тора. World Aquatics халыкара семинарын тиешле дисциплина өчен җаваплы World Aquatics техник комитеты җитәкли, ул аның программасын, максатчан төркемен һәм төп максатларын билгели.
World Aquatics стипендия программасы
Хәзерге вакытта World Aquatics үзәгенең халыкара программасы эшчәнлеге кысаларында төп проект булып ике спорт төре — йөзү һәм суга сикерү буенча стипендия программасы тора.
Программа эшли башлаганнан бирле (2019 елның 18 февраленнән алып хәзергә кадәр) “Йөзү” юнәлеше программасы буенча дөньяның 25 иленнән (Албания, Ангола, Андорра, Анганистан, Хана, Грузия, Дарк, Казахстан, Кыргызстан, Куба, Латвия, Намибия, Нигерия, Мальдива, Мадрикий, Молдова, Пакстан, Руанда, Төньяк Македония, Сүрия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Уганда, Черногория) 29 спортчы катнашты.
“Суга сикерү” юнәлеше программасы 2019 елның маеннан гамәлдә. Хәзерге вакытта программада дөньяның 13 иленнән (Әрмәнстан, Венесуэла, Грузия, Доминикан Республикасы, Мисыр, Һиндстан, Иран, Литва, Сальвадор, Чили, Эквадор) 15 спортчы катнаша.
Үзәкнең 10 стипендиаты (Ангола, Әфганстан, Венесуэла, Гана, Мисыр, Куба, Нигерия, Пакстан, Руанда, Уганда) 2020 елда Токиода (Япония) узган Олимпия уеннарында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп (4 милли рекорд, 5 шәхси рекорд) катнашты.
Спорт ярышлары нәтиҗәләре буенча үзәктә катнашучылар 100 дән артык милли рекорд куйган.