2022 нче елның июль аеннан декабрь аена кадәр Казан шәһәрендә йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» халыкара ярышлар узачак. Уеннар кысаларында сигез турнир үткәреләчәк. Ярышта 2950 гә якын спортчы катнашачак.
Уеннар турында
Ярышлар өч этапта узачак:
- I нче этап – Дөнья (19 нче июль – 3 нче август) – йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү. Ярышлар үткәрү урыны: Су спорт төрләре сарае.
- II нче этап – Спорт (9-26 ноябрь) – йөзү, суга сикерү. Ярышлар үткәрү урыны: Су спорт төрләре сарае.
- III нче этап – Легендалар (8-17 декабрь) – йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү. Ярышлар үткәрү урыны: Су спорт төрләре сарае, «Буревестник» бассейны.
«Дуслык уеннары» максаты – су спорт төрләрен үстерү, шулай ук ярышларда катнашучы илләр арасында традицион дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту.
Ярышлар Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Синхрон йөзү федерациясе һәм Россия суга сикерү федерациясе ярдәмендә үткәрелә.