«Дуслык уеннары»ның суга сикерү ярышлары башланды

«Дуслык уеннары»ның суга сикерү ярышлары башланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

«Дуслык Уеннары»ның суга сикерү ярышларының ачылыш тантанасы Казан Су спорт төрләре сараенда үтте. Барабанчыларның кызыклы тамашаларыннан соң Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхутдинов һәм Россия суга сикерү федерациясе президенты Станислав Дружинин тамашачыларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Без сезне «Дуслык Уеннары»ның суга сикерү ярышларының ачылыш тантанасында каршы алырга бик шатбыз. Кичә йөзү ярышлары тәмамланды, бүген дә шундый ук кызыклы су спорт төре ярышлары башлана. Безгә 8 илдән килгән спортчылар үзләренең осталыкларын күрсәтергә, зәвыклы чыгышлары белән тамашачыларны сөендерергә килде. Иң көчлесе җиңсен!» диде Хәлил Шәйхутдинов.

«Без сезне Россия суга сикерү федерациясе исеменнән каршы алырга бик шатбыз. Безгә 120 катнашучы килде, һәм бу спорт һәм дуслык бәйрәме булыр дип ышанам. Татарстан мондый бәйрәмнәрне оештыра белә, моның өчен республика хөкүмәтенә һәм Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка зур рәхмәт. Ялган тыйнаксызлыксыз Казанда суга сикерүне бик яраталар дип әйтә алам, шулай ук күптән түгел Никита Шлейхер Россия чемпионатында алтын медальга лаек булды. Һәркемгә дә үз осталыгын, сәнгатен күрсәтүләрен телим. «Дуслык уеннары» халыкара суга сикерү ярышларын ачык дип игълан итәм!» диде Станислав Дружинин.

Суга сикерүдә Олимпия чемпионнары Елена Вайцеховская һәм Илья Захаров ачылыш тантанасында хөрмәтле кунаклар булып сәламләү сүзләрен тапшырды.

«Казан 2013 нче елда үткән Универсиададан алып һәрвакыт ярышларны югары дәрәҗәдә оештыру белән аерылып тора. Бу һәрвакыт яхшы. Еллар узган саен, бөтен дөньяда ярышлар начаррак оештырыла торган тенденция күзәтелә. Шундый хәлдә кайбер шәһәрләр дәрәҗәләрен нык тотулары шатландыра. Казан, әлбәттә, шундый шәһәрләрнең берсе», дип Илья Захаров билгеләп үтте.

«Дуслык уеннары» алдыннан Пензада Россия чемпионаты үтте, ләкин үз дәрәҗәсендә ул сайлау старты кебек булды, һәм спортчылар иң яхшы формада түгел иде. Барысы да күбрәк Казанда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүгә игътибар итә. Суга сикерү кызык, чөнки сез бу спорт төрендә кем булганын, кемнең барлыкка килгәнен, нинди резервыбыз барлыгын, спортчыларның нинди дәрәҗәдә булуын күрә аласыз. Без катнашмаган ярышларга да карап, һәркем бер-берсен чагыштыра. Бу турнирдан соң чагыштыру безнең файдага булуын бик телим,» дип Елена Вайцеховская «Дуслык уеннары» ярышлары хакында өметләрен уртаклашты.

Гомумән алганда, 26 июльдән 29 июльгә кадәр узачак суга сикерү ярышларында спортчылар арасында 32 комплект бүләк уйнатылачак. Казан шәһәрендә дөньяның 8 иленнән 120 катнашучы җыелды, алар арасында 79 спортчы (Россиядән 52) һәм командаларның 41 вәкиле (24 Россиядән). «Дуслык уеннарында» суга сикерү ярышларында Әрмәнстан, Беларусь Республикасы, Венесуэла, Вьетнам, Луганск Халык Республикасы, Узбекистан, Эквадор һәм Россия спортчылары чыгыш ясаячак.

«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО матбугат хезмәте