“Дуслык уеннары”нда көндәшлек бик җитди булачак”

“Дуслык уеннары”нда көндәшлек бик җитди булачак”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

“Дуслык уеннары” халыкара ярышларының “Спорт” дип аталган II этабында йөзүдә ярышучылар шимбә көнне Казанның Су спорт төрләре сараенда ачык күнекмәләр уздырдылар.

Россия һәм чит ил йөзүчеләре ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирделәр, шулай ук турнир башланыр алдыннан соңгы әзерлек сеансларының берсен уздырдылар. Барлыгы “Дуслык уеннары”ның II этабында 22 илдән 1100 дән артык атлет чыгыш ясаячак.

“Кәеф яхшы, эш мохите тудырылган. Максатым – максималь тизлекне күрсәтү, ә вакыт ничегрәк булыр – хәзер әйтә алмыйм. Мотивация? Секундлар беркая да китмәде. Алар чаба гына, шуңа алардан тизрәк булырга кирәк”, – дип билгеләп узды Токиодагы Олимпия уеннары чемпионы Евгений Рылов.

“Дуслык уеннары”на яхшы әзерләндек. Бүген күнекмәләр ясыйбыз, иртәгә старт. Халыкара аренада күрсәткән нәтиҗәләремә якынлашасым килә, тик алдан кычкырасым килми”, – дип сөйләде Олимпиада-2020 көмеш призеры Климент Колесников.

“Мин стартларны бик сагындым, чөнки “Дуслык уеннары”ннан соң ике ай ял иттем. Иң югары нәтиҗәләр күрсәтергә тырышачакмын. Ял вакытында җәрәхәтләремне дәваладым, көрәшкә әзермен”, – дип белдерде Казанда бер ел элек ике тапкыр Европа чемпионы булган Беларусь йөзүчесе Илья Шиманович.

“Ярышларны сагынырга өлгердем, тик ял вакытында уңай кичерешләр тупладым. Тәндә җитәрлек куәт бар, шуңа тырышачакмын. “Дуслык уеннары”нда җиңү өчен көрәшәчәкмен”, – дип уртаклашты үз өметләре белән кыска суда йөзү буенча дөнья һәм Европа чемпионы Кирилл Пригода.

“Казандагы һава торышы салкынчарак, тик мин карга бик шат. Максатым – “Дуслык уеннары”нда Австралиядә узачак дөнья чемпионатына әзерләнү. Көндәшлек бик җитди булачак. Мин Россия йөзүчеләре белән көрәшәчәкмен, ә алар бик көчле. Бассейн бик ошый. Монда мин үземнең шәхси рекордымны куйдым. Бәлки, шәхси вакытымны хәзер дә яхшырта алырмын”, – дип билгеләп узды Сирия йөзүчесе Омар Аббас.

“Бер ел элек мин монда берничә яхшы нәтиҗә күрсәттем. Хәзер мин әйбәт формада, монда булуыма шатмын. Казанда көндәшлек бик югары булачак. Ник дисәң, 1000 нән артык катнашучы чыгыш ясый, һәм җиңү җиңел булмаячак. Казан бассейнында бик “тиз” су. Бу миңа ошый”, – дип белдерде серб йөзүчесе Аня Цревар.