Су спорт төрләре буенча «Дуслык уеннары» халыкара ярышлары Казанда узачак

Су спорт төрләре буенча «Дуслык уеннары» халыкара ярышлары Казанда узачак
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

21 июльдән 2 августка кадәр Казан шәһәре Йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» халыкара комплекслы ярышларының беренче этабын кабул итәчәк. Казан Су спорт төрләре сараенда узачак ярышларда 1100 дән артык спортчы катнашуы көтелә.

«ДӨНЬЯ» дип аталган «Дуслык уеннары»ның беренче этабы Казан өчен бу җәйнең беренче халыкара старты булачак. Ике атна дәвамында Татарстан башкаласында иң көчле Россия һәм чит ил йөзүчеләре, синхрон йөзүчеләре һәм суга сикерүчеләре җыелачак.

Беренче этап программасына өч спорт төре керә: йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү. Йөзү буенча халыкара ярышлары 21-25 июльдә узачак һәм 900 катнашучыны (ир-атларны, хатын-кызларны һәм яшүсмерләрне) берләштерәчәк. Ярыш кысаларында шулай ук Россия йөзү кубогы да үтәчәк. 26 июльдән 29 июльгә кадәр Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча халыкара ярышлары узачак, аларда 100 спортчы (ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр) катнашачак. «Дуслык уеннары»ның 1 нче этабы кысаларында синхрон йөзү буенча халыкара ярышлары 30 июльдән 2 августка кадәр узачак. 150 атлет (ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр, кызлар һәм малайлар) катнашачак.

Ярышлар МАТЧ ТВ телеканалы аша трансляциягә чыгачак.

«Дуслык уеннары» тамашачылар катнашында узачак. Билетларны kzn.kassir.ru/ сайтында, шәһәр кассаларында һәм Су спорт төрләре сараенда сатып алырга мөмкин булачак. Тамашачы программасы кысаларында йолдыз спортчылары белән чаралар, шул исәптән автограф сессияләре дә оештырылачак.

2022 нче ел ахырына кадәр Казанда «Дуслык уеннары»ның тагын ике этабын үткәрү планлаштырыла: икенче этап – «СПОРТ» – 9 нчы ноябрьдән 26 нчы ноябрьгә кадәр, өченче этап – «ЛЕГЕНДАЛАР» – 15-25 нче декабрьдә узачак. «СПОРТ» этабы кысаларында суга сикерү һәм халыкара йөзү буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогын үткәрү планлаштырыла. Ярышларның өченче этабы искиткеч булачак һәм Казанда су спорт төрләренең “легендаларын” берләштерәчәк. 2022 нче елның декабрь аенда йөзү буенча Владимир Сальников Кубогы, синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина Кубогы һәм суга сикерү буенча Дмитрий Саутин Кубогы узачак.

«Дуслык уеннары»н оештыру һәм үткәрү белән гомуми идарә итү Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО, «Бөтенроссия йөзү федерациясе» иҗтимагый оешмасы, Россия синхрон йөзү федерациясе, Россия суга сикерү федерациясе тарафларыннан башкарыла.

 

 «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО матбугат хезмәте