Казанда “Дуслык уеннары”ның II этабының йөзү ярышлары тәмамланды

Казанда “Дуслык уеннары”ның II этабының йөзү ярышлары тәмамланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

22 илдән 1136 катнашучы, 20 дән артык рекорд, шул исәптән бер дөнья һәм ике Европа рекорды – 20-26 ноябрь көннәрендә Су спорт төрләре сараенда узган “Дуслык уеннары”ның II этабының йөзү ярышларының төп нәтиҗәләре шундый.

Аркада 50 метр араны йөзүдә дөнья рекордын Климент Колесников куйды, Мария Каменева аркада 50 метрны йөзү дистанциясендә Европа рекордын кабатлады, ә Евгения Чикунова 200 метрны брасс белән йөзүдә Европа рекордын яңартты – дөнья рекордын куярга аңа нибары 0,13 җитмәде.

“Рекордлар санына карагач, бу дөнья чемпионаты булып тоелды. Климент Колесниковны билгеләп узар идем, ул чемпионатның күрке. Мария Каменева Россия һәм Европа рекордларын куйды, ә Евгения Чикунова дөнья рекордына якын иде. Аңа моны киләчәктә эшләргә туры киләчәк.

Бу вакытта экран каршында һәм трибуналарда утырып, спортчыларыбыз өчен җан атучылар һәм бу җиңүләр хәтердә калачак. Бу Россиянең йөзү тарихында рекордлар саны буенча иң мавыктыргыч чемпионат иде”, – дип уртаклашты ярышлардан алган кичерешләре белән Бөтенроссия йөзү федерациясе башлыгы Владимир Сальников.

FINA очколары буенча иң яхшылары булып Климент Колесников һәм Евгения Чикунова танылды.

Өченче этап кысаларында узучы йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү ярышлары 2022 елның 8-17 декабрь көннәрендә үтәчәк.