«Дуслык уеннары» халыкара ярышларының III этабы башланды

«Дуслык уеннары» халыкара ярышларының III этабы башланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының III этабы башланды. 9 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Спортның су төрләре сараенда йөзү буенча турнир узачак, ә «Буревестник» спорт комплексында синхрон йөзү буенча чыгышлар узачак. Суга сикерү буенча ярышлар 14 декабрьдә башлана.

«Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән «Дуслык уеннары» халыкара комплекслы ярышларының III этабында катнашучыларны, кунакларны һәм оештыручыларны сәламлим. Бу яңа ел алды көннәрендә Казан 12 илдән 1000 артык спортчыны —  йөзү, суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча булачак йолдызларны шатланып каршы ала. Узган ике этапта без мавыктыргыч ярышларның һәм Россия һәм дөнья күләмендәге рекордларның шаһитлары булдык. Һәм хәзер без бөтен дөньяда күзәтеләчәк кызыклы яңа программаларны һәм мавыктыргыч чыгышларны түземсезлек белән көтәбез. Ярышларда катнашучыларның барысына да сәламәтлек, куәтле көндәшлек һәм матур җиңүләр телим», – дип белдерде Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин.

«Дуслык уены» халыкара ярышларының III этабында барлыгы 1300 артык делегация әгъзасы, шул исәптән 1020 якын спортчы, 12 илдән килгән делегацияләр составында 280 рәсми зат, 104 хөкемдар, шулай ук 1 техник делегат катнашыр дип көтелә. Ярышларда синхрон йөзү буенча олимпия чемпионы Александра Пацкевичның мастер-классы узачак.

«Дуслык уеннары» Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия Синхрон йөзү федерациясе һәм Россия Суга сикерү федерациясе химаясендә уза.

Икенче этап ярышларына билетларны kzn.kassir.ru сайтыннан алырга була. Ярышларның трансляциясе МАТЧ ТВ каналы аша барачак.

«Дуслык уеннары» – Казанда 2022 елның июленнән декабренә кадәр уза торган йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча халыкара ярышлар.