“Дуслык Уеннары” халыкара ярышларының II этабы старт алды

“Дуслык Уеннары” халыкара ярышларының II этабы старт алды
Басылган датасы:

Казанның Су спорт төрләре сараенда Дуслык Уеннары халыкара ярышларының II этабының ачылу тантанасы булды. Ул Татарстан Президентының Суга сикерү буенча кубок турнирыннан башлана, ярышларда, тулаем алганда, Россия, Беларусь һәм Сербиядән 77 спортчы һәм 29 тренер катнашачак. Барлыгы Дуслык Уеннарының II этабында 23 илдән һәм Россиянең 60 төбәгеннән барлыгы 1000 артык спортчы катнашуы планлаштырыла.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән “Дуслык Уеннары” катнашучыларына Россия суга сикерү федерациясе президенты Станислав Дружинин, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы суга сикерү федерациясе президенты Ефим Климов мөрәҗәгать итте.

Сезне Дуслык Уеннары халыкара ярышларында Татарстан Республикасы исеменнән сәламләргә шатмын. Мин Казанга суга сикерү буенча иң көчле юниорлар килүенә бик шат. Алар мавыктыргыч чыгыш күрсәтерләр һәм бу аларның карьерасында мөһим старт булыр дип өметләнәм. Яңа йолдызлар кабынсын, бу турнир Татарстанда суга сикерү спорты үсешенә этәргеч бирсен. Һәм иң көчлесе җиңсен”, – дидеХәлил Шәйхетдинов.

“Бу Татарстан Президенты Кубогының бишенче, юбилей турниры, һәм ул һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә уза. Катнашучыларга җиңү, югары нәтиҗәләр һәм яңа рекордларга ирешү өчен көч һәм энергия теләп калабыз”, – дип билгеләп узды Ефим Климов.

“Традиция буенча нәкъ менә Казан һәм Татарстан суга сикерү буенча иң алдынгы һәм үсеш алучы төбәкләрнең берсе булып тора. Шунысы бик мөһим – монда ярышлар бик югары дәрәҗәдә уза, моның өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан спорт министры Владимир Александр улы Леонов һәм Татарстан суга сикерү федерациясе президенты Ефим Климов, гаҗәеп Су спорт төрләре үзәге җитәкчесе Альберт Шамил улы Баһаветдиновка зур рәхмәт. Илебез яшьләре тагы бер кат җиңү тәмен татыячак, тәҗрибә туплаячак, ә аннан илебезнең данын башка халыкара ярышларда яклаячак – бу бик мөһим. Суга сикерү буенча Татарстан Президенты Кубогын ачык дип игълан итәм! – дип белдерде Станислав Дружинин.

Татарстан Президенты Кубогы ярышларының беренче көнендә медальләр түбәндәге дисциплиналарда уйнатылачак: яшүсмер кызлар арасында – 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү, 3 метрлы трамплиннан индивидуаль сикерү, 10 метрлы каланчадан сикерү. Юниор егетләр кемнең иң көчле икәнен 1 метрлы трамплиннан индивидуаль сикерүдә ачыклаячак.

“Дуслык уеннары” – 2022 елның июленнән декабренә кадәр Казанда уза торган йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча халыкара ярышлар.

“Дуслык уеннары”ның I этабы – “Дөнья” – 19 июльдән 3 августка кадәр уңышлы узды. Анда 16 илдән 984 спортчы һәм 237 команда вәкиле чыгыш ясады, 376 медаль комплекты уйнатылды.