Киләчәк уеннары 2024

Киләчәк уеннары 2024
Дата:
Башына кадәр

Киләчәк Уеннарының рәсми сайты: www.gofuture.games

2024 елның февраль-мартында Казан «Киләчәк уеннары» тарихында беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдәге яңа югары технологияле турнир кабул итәчәк. Ярышлар 2 000 гә якын катнашучыны җыячак, стриминг мәйданчыкларында карауларның көтелгән саны – 150 миллионнан артык тамашачы.

 

Уеннар турында

 

«Киләчәк уеннары» – Спорт, Фән һәм технологияләр кисешкән урында масштаблы спорт вакыйгасы, спортның классик һәм санлы төрләре синергиясе.
Халыкара ярышлар 21 инновацион дисциплина буенча узачак( 16 төп һәм 5 киңәйтелгән программада). Аларның һәркайсы «фиджитал» (physical digital) концепциясен гәүдәләндерә, ягъни физик культураны һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне берләштерә, димәк, атлетларның күнекмәләрен икесен дә әлегә кадәр бәйле булмаган үлчәүләр тикшерә.
Казанда «Киләчәк уеннары»н уздыруның төп мәйданчыгы – «Казан Экспо» күргәзмә комплексы булачак. Шулай ук Уеннарны уздыру өчен спорт корылмаларын да, яңа объектларны да (мәсәлән, яңа IT-кварталны), шулай ук Иннополисны да җәлеп итү планлаштырыла.
Уеннарны уздыруга заявкада Казанның җиңүе турында Петербург халыкара икътисадый форумында 2022 елның 16 июнендә игълан ителде. Уеннарны үткәрү хокукы өчен көндәшләр Россиянең тагын дүрт шәһәре: Санкт-Петербург, Мәскәү, Калуга һәм Сочи иде.

 

Фиджитал Уеннар

 

«Киләчәк уеннарына»на әзерлек кысаларында 2024 елда масштаблы вакыйганы үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен тикшерү өчен ярышлар уздырыла. Беренче ярышлар түбәндәге дисциплиналар буенча үтте:

Фиджитал футбол, фиджитал-баскетбол, дрон узышу һәм бит сабер (21-23 сентябрь 2022)
Фиджитал-узыш һәм фиджитал-көрәш, фиджитал-хоккей (24, 26 ноябрь, 9-10 декабрь 2022)
Speedrun, фиджитал MOBA, фиджитал тактик ярыш (5-11 февраль 2023)
Фиджитал-узыш (9-10 декабрь 2023)
Фиджитал футбол (16-19 май 2023)
Фиджитал тактик сугыш (27 май-7 июнь 2023)
Фиджитал-хоккей и фиджитал-көрәш (6-12 июнь 2023)
Фиджитал-скейтборд (14-15 июль 2023)
Фиджитал-сугыш аренасы (20-27 июль 2023)