5 Фиджитал Уеннар

5 Фиджитал Уеннар
6+
Дата:

2024 нче елда узачак «Киләчәк Уеннары» проектына хәзерләнү кысаларында, Казан шәһәре 16-19 май көннәрендә 5 нче Фиджитал Уеннарын кабул итәчәк. Фиджитал-футбол турнирында (футбол симуляторы + 5*5 футбол) иң көчле команда билгеләнәчәк.

Уеннар турында

Фиджитал Уеннары кибер киңлектә һәм чынбарлыкта барган ярышларны берләштерә. Фиджитал-футбол осталары Теннис академиясендә җыелачак, анда алар башта FIFA уенында җиңү өчен көрәшәчәкләр, аннан соң матчны чын мини-футбол кырында дәвам итәчәкләр. Җиңүче ике этапта тупланган голлар суммасы буенча билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, спортчылар 2022 нче елның сентябрь аенда беренче Фиджитал Уеннарында бу дисциплинада көрәштеләр. Ул вакытта Tamo Junto исемле Бразилия командасы беренче урын алды.

Фотогалерея