4 Фиджитал Уеннар

4 Фиджитал Уеннар
6+
Дата:

9 һәм 10 март көннәрендә Казанда 2024 нче елның «Киләчәк Уеннары» халыкара проектына әзерлек кысаларында дүртенче Фиджитал Уеннары узачак. Март аенда узачак турнирының дисциплинасы фиджитал-узышлар (Assetto Corsa + кышкы картинг) булачак.

Узышчылар арасында «Трудовые резервы» стадионында Physical һәм Digital дөньяларында призлар өчен көрәш булачак. Assetto Corsa симуляторы цифрлы форматтагы ярышлар өчен арена булачак. Чын дөньяда пилотлар үз көчләрен картинг трассасында күрсәтәчәкләр. Ярышлар эстафета форматында узачак.

Исегезгә төшерәбез, фиджитал-узышлар (Assetto Corsa + картинг) буенча ярышлар 2022 нче елның ноябрь-декабрь айларында икенче Фиджитал Уеннары кысаларында узган иде. Турнирда 16 спортчы катнашты. Ул вакытта EK-ALGA командасыннан Борис gabor Гарифуллин һәм Михаил MS Стаценко җиңүче булып чыктылар, алар финалда трассаны 52:06:30 да уздылар.

Фото
Организаторлар