Игорь Столяров: «Фиджитал ярышлар инде гомуми продукт булып килеп чыга»

Игорь Столяров: «Фиджитал ярышлар инде гомуми продукт булып килеп чыга»
Басылган датасы:
  • Казанда хоккей буенча фиджитал ярышлар башланып китте, алар 2022 елда Фиджитал уеннарны төгәлләячәк;
  • хоккей трансляциясендә өстәмә чынбарлык технологияләре кулланыла;
  • 2023 елның февралендә кибер спорт дисциплиналары буенча Фиджитал уеннар узачак.

9-10 декабрьдә «Татнефть Арена»  яңа гибрид дисциплинасын кабул итәчәк. Фиджитал уеннарда катнашучы спортчылар башта  Threes Eliminator режимында NHL 22 буенча көч сынаша, ә аннары бозга чыгып, 3*3 хоккей кагыйдәләре буенча уйныйлар. Дүрт команда: Казанның «Ак Барс», Мәскәүнең «Cosmos», Казахстанның «Barys Cyber Team» командалары һәм «Naebski» блогерлар командасы катнашачак. Хоккей буенча фиджитал турнирда җиңүче 1,25 млн.сум акча алачак.

«Яхшы гына тамаша килеп чыкты, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов.Командалар ул хәтле күп түгел, башта ике ярымфинал уйнаячакбыз, ә 10 декабрьдә ике финал булачак. Һәвәскәрләрне дә, профессионалларны да чакырдылар. Легендар Обухов җитәкчелегендә хәтта Казан командасын да тупладык. Төп бурыч – фиджитал уеннарда катнашучы спортчылардан, тамашачылардан һәм ММЧ вәкилләреннән кире элемтә алу».

«Киләчәк уеннары» проектының җитәкчесе Игорь Столяров әйтеп узганча, хоккей буенча фиджитал ярышларны трансляцияләгәндә өстәмә чынбарлыкның яңа технологияләре кулланылачак. «Трансляциядә без бик күп күләмдә өстәмә виртуаль чынбарлыкны кулланачакбыз. Һәм трибуналардагы тамаша онлайн-тамашачылар күргәннән аерылып торачак. Тамаша “тәмле” килеп чыксын өчен, күп кенә VR-графикалар һәм башка технологияләр файдаланылачак», — дип белдерде ул.

24 һәм 26 ноябрь көннәрендә Казанда яңа ике гибрид дисциплинасы: узыш (Assetto Corsa + картинг) һәм көрәш (Mortal Kombat 11 + MMA) буенча фиджитал ярышлар узды. Ярышлар 2024 елда Казанда булачак «Киләчәк уеннары» халыкара турниры алдыннан үткәрелә.

«Без партнерлар белән үзара бәйләнештә чараларны уңышлы хәл иттек һәм куелган бурычларны үтәдек, дип саныйм. Ярышлар үтәчәк барлык спорт төрләрен дә сынап карый алдык, ике елдан соң Киләчәк уеннарын уңышлы итеп уздыру өчен боларның барысын да заманчалаштыру һәм ахыр чиктә тулаем рәсмиләштерү өчен, барлык нечкәлекләрне дә карадык», – диде Владимир Леонов.

«Безнең тест чаралары инде гомуми продукт булып килеп чыга. Бу кирпечләрдән без 2024 елда бер зур матур дивар ясарга тырышачакбыз», — дип ассызыклады Игорь Столяров.

Киләсе ел башында «Киләчәк уеннары» командасы тагын бер чара уздырачак. Елның беренче Фиджитал уеннары өч челлендж ярышларын үз эченә алачак. «Февраль аенда без кире кайтып, нәкъ менә киберга басым ясап, киберспорт дисциплиналарын сынап караячакбыз. Анда барысы да бераз башкачарак урнаштырылган, техник өлеше буенча үз үзенчәлекләре бар. Шуңа күрә безнең алда җитди бурыч тора», – дип сөйләде Столяров.

Фиджитал уеннар «Киләчәк Уеннары» проекты каналларында да, шулай ук VK — VK Play һәм  VK мәйданчыкларында да күрсәтелә. Ярышларны https://gof.vkplay.ru/ сылтамасы буенча күзәтеп барырга мөмкин булачак.

Ярышларның регламенты һәм катнашучыларның исемлеге турында мәгълүматны сайт аша табып була: https://gamesofuture.com/project/fidzhital_igry_noyabr_dekabr_2022/.