1 Фиджитал Уеннар

1 Фиджитал Уеннар
6+
Дата:

2022 нче елның 21-23 сентябрь көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Фиджитал Уеннар үтәчәк.

 

Уеннар турында

Фиджитал Уеннар концепциясе – ярыш дисциплиналары эчендә спорт, киберспорт һәм MR-технологияләренең берләштерү. Яңа форматның беренче турнирында дүрт дисциплина булачак: фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, Beat Saber һәм дрон узышу.

Футбол һәм баскетболда спортчылар башта үз көчләрен виртуаль платформада сынап карыйлар, аннан соң мини-футболда һәм 3х3 баскетболда турыдан-туры каршылыкта ярышачаклар. Beat Saber һәм дрон узышу үз эченә физик (physical) һәм цифрлы өлешләрне (digital) ала.

Турнир 2024 нче елда Казан шәһәрендә узачак инновацион масштаблы вакыйга «Киләчәк уеннары» алдыннан сынау чарасы булачак.

 

Фото