“Казан Экспо”

“Казан Экспо”
“Казан Экспо”
  • Эксплуатациягә кертелгән: 10.2018
  • Бинаның гомуми мәйданы: 748 000 м2

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен махсус төзелгән. “Казан Экспо” – Идел буенда урнашкан иң зур күргәзмәләр үзәге.

Объект өстендә эш 2016 елда ук башланган. “Казан Экспо” “Казан” халыкара аэропорты янында урнашкан, бу чараларда катнашучыларга килү һәм транспортта йөрү өчен уңайлы шартлар тудыра.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге – ул ярыш зонасы, 3 күргәзмә павильоны, 3 000 урынлы конгресс-холл, утыздан алып биш йөз кешегә кадәр сыйдырышлы 35 конференц-зал, VIP-зона, ял итү, туклану һәм парковка зоналары.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге – зур халыкара, Россия һәм Татарстан чараларын уздыру мәйданчыгы. Төрле елларда биредә “Юл 2018” махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы (2019, 2021-2023), “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалы (2019, 2020), WorldSkills DigitalSkills стандартлары буенча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә I тармак чемпионаты (2021), Халыкара төзелеш чемпионаты (2022), Kazan Digital Week халыкара форумы (2020-2022), Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарын чу тантанасы (2023), 2024нче елда узачак «Киләчәк уеннарына»на әзерлек дәрәҗәсен тикшерү өчен үткәрелә торган Фиджитал Уеннар (2022, 2023) һ.б. чаралар узды.

Моннан тыш, “Казан Экспо” еш кына күргәзмәләр, конкурслар, киңәшмәләр, коллегияләр, фестивальләр, танылган башкаручыларның концертлары һәм башка масштаблы чаралар уздыру урыны булып тора.

Адрес Олы Кабан авылы, Выставочная урамы, 1
Телефон + 7 (843) 222-03-00
Ничек барып җитәргә “Казан-1” тимер юл вокзалы – Аэропорт” маршруты буенча йөрүче электр поездында.
Такси белән.