Беренче Фиджитал Уеннар тәмамланды

Беренче Фиджитал Уеннар тәмамланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда беренче Фиджитал Уеннар тәмамланды. Өч көн дәвамында катнашучылар фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, Beat Saber һәм дрон ярышлары дисциплиналарында көч сынаштылар һәм тамашачыларга чын һәм виртуаль спортның бер-берсенә никадәр якын булуларын күрсәттеләр.

Фиджитал-футбол һәм фиджитал-баскетболда җиңү өчен командаларга ике өлештән торган матчта көч сынашырга кирәк иде: цифрлы FIFA/NBA уеннары һәм рәсми кагыйдәләр буенча чын футзал һәм 3х3 баскетбол.

Бразилия командасы Tamo Junto фиджитал-футбол турниры чемпионы булды. «Амкал» медиа-лига командасының танылган уйнаучысы Алексей Гуркин җитәкчелегендә Көньяк Америка командасы башта Fake Football командасын пенальти буенча җиңде, һәм аннан соң драматик һәм бик киеренке финалда алар тәҗрибәле футзал уйнаучылар, Екатеринбургтан килгән New Russian, командасыннан көчлерәк булып чыкты. Өченче урынны Мәскәү Lokomotiv командасы алды.

«Фиджитал уеннар – яңа һәм бик кызык. Мондый уеннар яңа драйв китерә. Цифрлы гына яки чын футбол кырында гына уйнау инде кызык түгел. Башта FIFA уйнагач, аннан соң кортка чыккач, бу бөтенләй башка нәрсә. Бөтенләй башка төрле кызыксыну», – диде Lokomotiv командасы капитаны Роберт Фахретдинов.

Цифрлы баскетболның фаворитларының берсе Минск командасы иде, алар өчен Беларусь Республикасы җыелма командасы уйнаучылары чыгыш ясады, ләкин алар медальсез калдылар, һәм Мәскәү Take Shot командасы уйнаучылары беренче урын алды. Финалда алар Liga Pro (Санкт-Петербург) командасын җиңделәр.

«Шундый уеннар белән баскетбол уйнамаганнарны диваннан тартып чыгарырга һәм, киресенчә, спортчыларны видео уеннар белән кызыксындырырга мөмкин. Казанга очканда, без нәрсә көтәргә икәнен белми идек, ләкин монда искиткеч тамаша күрдек. Мондый хәрәкәттә катнашырга теләүчеләр күп!» – диде Take Shot командасы уйнаучысы Роман Деревянкин.

Роман Конев югары физик әзерлекне таләп итүче һәм спортчыларның цифрлы осталыгын тикшерүче  популяр виртуаль чынбарлык уены Beat Saber ярышларында җиңде. Team Reactor командасы очучылары (Белоярск АЭС) Иван Бояринов һәм Владимир Камкин дрон ярышларында җиңделәр.

Фиджитал Уеннар 2024 нче елда Казанда узачак Киләчәк Уеннары алдыннан беренче турнир булды. Киләчәк Уеннары проект менеджеры Игорь Столяров сүзләре буенча, бу тәҗрибә киләчәктә оештыручыларга ярдәм итәчәк.

«Без бик канәгать, нәтиҗә көтелгәннән артты. Без дүрт дисциплинаны сынадык һәм киләчәктә без аларның берсеннән дә ваз кичмәбез дип әйтә алам. Бәлки, без регламентны үзгәртербез, ләкин башта ярышлар тәҗрибәсен өйрәнербез. Драма бик күп иде. Күрсәтелгән сервислар бик яхшы булды. Алданрак әйтеп үткәнемчә, Казан – илнең иң яхшы шәһәре. Партнерларыбыз безгә бик булышты, һәм барысы да югары дәрәҗәдә оештырылды. Без хаталарны анализлаячакбыз һәм дөрес нәтиҗәләр ясарбыз.

Миңа иң ошаганы баскетбол булды. Бу матур, динамик, бик драматик, күп интригалы уен булып чыкты. Фиджитал-футболда өченче урын өчен матч тарихка керә ала. Цифрлы өлештә начар чыгыш ясаган спортчылар физик өлешендә үзләренең көчле булуларын күрсәткәч, бу чын гаҗәп иде. Без моны уен идеологиясенә салдык», дип Игорь Столяров Фиджитал Уеннар турында үз фикерләрен уртаклашты.