Роман Конев Beat Saber дисциплинасында Фиджитал Уеннар чемпионы булды

Роман Конев Beat Saber дисциплинасында Фиджитал Уеннар чемпионы булды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Beat Saber – виртуаль чынбарлык уеннарының иң популяр берсе. Уйнаучылар кулында үз юнәлешендә очкан кубларны җиңәргә булыша торган ике төрле төстәге лазер кылыч тота. Моннан тыш, аларга тоткарлыклардан китәргә кирәк, боларның барысы да музыка аккомпаниментына эшләнә. Бу вакыт дәвамында алар VR-күзлек киеп катнаша, шуңа күрә цифрлы осталык та, спортчыларның физик әзерлеге дә бер үк вакытта тикшерелә.

Куб җәмгыяте дип аталган уйнаучылар арасында танылган Роман pwpain Конев, Дмитрий L0ncos Берг, Валерия RealFlair Ампольская и Даниил Dantez Ивченко беренче Фиджитал Уеннарда Beat Saber ярышларында катнаштылар.

Алар Double Elimination системасында бер-берсе белән көч сынашты. Беренче тур нәтиҗәләре буенча оттыручылар китмәде, җиңүчеләр – җиңүчеләр белән, оттыручылар –  оттыручылар белән көч сынаштылар. Бу система буенча икенче һәм өченче этапларда хисабында иң аз җиңүләр булган бер спортчы уеннан чыгарыла, димәк, катнашучылар ялгышырга хокуклы.

Турнирның беренче матчында Роман Конев Дмитрий Бергны 3:0 исәбе белән җиңде, аннан соң Даниил Ивченко киеренке көрәштә Валерия Ампольскаяны 3:2 исәбе белән җиңде. Дмитрий Бергны 3:0 исәбе белән җиңү Валериягә Даниилдан үч алырга мөмкинлек бирде, Даниил үз чиратында Роман Коневка 1:3 исәбе белән оттырды. Беренче турны Валерия җиңде, ләкин Даниил киләсе өч турда беренче булды.

Роман Конев белән Даниил Ивченко арасындагы соңгы көрәштә дүрт турдан соң 2:2 исәбе белән уртак нәтиҗә булды, ләкин соңыннан Роман 4:2 исәбе белән җиңде.

«Оештыру бик яхшы. Миңа барысы да ошады. Бигрәк тә соңгы тур. Мин соңгысына кадәр көрәштем. Мин, кире килеп, беренче урынны алачакмын дип сүз бирәм!» – дип әйтте Даниил Ивченко матч беткәннән соң.

«Beat Saber – ул бик күп энергия таләп итә торган спорт төре һәм фитнес өчен яхшы алмаштыру. VR-культурасы уйлауны гына түгел, ә «физика»ны да үстерә, һәм яхшы формада калырга мөмкинлек бирә. Бу үсешнең бик перспективалы юнәлеше дип уйлыйм. Ул Россиядә дә, дөньяда да популярлыкка ирешә», – диде ярышлар җиңүчесе Роман Конев.

Фиджитал Уеннарның соңгы көнендә «Казан Экспо»да дрон ярышлары узачак.

Уеннар VK Play http://vkplay.ru  һәм VKontakte http://vk.com/gamesofuture платформаларында трансляциягә чыгачак. Ярышларны http://gof.vkplay.ru сылтама буенча карый аласыз.