Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын ясау буенча конкурс җиңүчеләре билгеле булды

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын ясау буенча конкурс җиңүчеләре билгеле булды
Басылган датасы:

2022 елда Казанда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын ясау буенча конкурска нәтиҗәләр ясалды. Жюри өч җиңүчене билгеләде: аларның идеяләре профессиональ дизайнерлык агентлыклары тарафыннан эшләнеп бетереләчәк, ә соңрак тагы бер кат конкурс комиссиясе хөкеменә тапшырылачак. Визуаль образның эшләнеп беткән варианты 2020 елның ахырына кадәр тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, заявка кампаниясе кысаларында Оештыру комитетына Мәскәү, Самара, Казан һәм Татарстан Республикасы, Таганрог, Дагыстан Республикасы, Владимир, Смоленск өлкәләреннән, башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән утызга якын эш килгән.

Конкурс комиссиясе составына “Гараж” заманча сәнгать музее директоры Антон Белов, Россия дизайнеры һәм сәнгать җитәкчесе Дмитрий Барбанель, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, РФ мәгариф өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, милли дизайн академиясе әгъзасы Александр Лаврентьев, Махсус Олимпиада Илчесе һәм атлеты Татьяна Баранова, шулай ук Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы вәкилләре керде. Комиссияне Россиянең Махсус Олимпиадасы Президенты – Идарә рәисе Ольга Слуцкер җитәкли.

Җиңүчене сайлау ике этапта узды. Башта конкурс комиссиясе әгъзалары конкурсантлар тәкъдим иткән материаллар белән таныштылар һәм аларны туры булмаган сайлау форматында индивидуаль рәвештә бәяләделәр. Нәтиҗәләр буенча рейтинг һәм шорт-лист формалашты, анда иң күп тавыш җыйган 10 эш керде.

Өч җиңүченең идеяләре Уеннар логотибының соңгы версиясе һәм визуаль образы өчен нигез булачак. Конкурсның приз фондын җиңүчеләр арасында тигез итеп бүләргә дигән карар кабул ителде. “Җиңгән” идеяләрнең авторлары – Мәскәүдән Игорь Горелышев, Самарадан Валерий Сазонов һәм Казаннан Нияз Хәйруллин.

“Без алган эшләр бик югары дәрәҗәдә башкарылган. Моны минем конкурс комиссиясе буенча коллегаларым, үз эшләренең осталары раслый. Эшләргә бәя биргәндә, без сайлаган образ Махсус Олимпиада хәрәкәте, аның кыйммәтләре, шулай ук ярышларны оештыручы ил, шәһәр турында сөйләячәк Уеннарның визуаль галәмен, дөньясын тудыру өчен төп элемент булып хезмәт итәчәген аңладык. Җиңүчене сайлавы җиңел булып чыкмады, һәм без, безнең карашка, иң көчле өч идеяне сайладык. Шулай итеп, 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының визуаль образы нинди булачагы, хәтта без, оештыручылар өчен дә интрига булып кала”, – ди конкурс комиссиясе башлыгы, Россиянең Махсус Олимпиадасы Президенты – Идарә рәисе Ольга Слуцкер

Конкурс комиссиясе махсус бүләк белән Владимир өлкәсе яшәүчесе Александр Густяковтан җибәргән эшне билгеләп үтте. Автор Гуся-Хрустальныйның (Гусевский поселогы) психоневрологик интернатында яши.

Заявка белән бирелүче хатта Александр менә ни дип язган: “Минем девиз “Мин булдырам!”. Үземнең фикерем белән мин Махсус Олимпиадага мәхәббәтемне белдерергә һәм интеллектуаль үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә спортка кызыксыну уятырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтергә телим. Бу тормыштагы авырлыкларны җиңәргә, ярышларда җиңүгә омтылырга ярдәм итә”.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын ясау буенча конкурсны оештыру тәкъдиме белән Россиянең Махсус Олимпиадасы белән берлектә Россиянең Спорт министрлыгы чыкты. Конкурс оештыручысы булып “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясады.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 елның 22-28 гыйнварында Казанда үтәчәк һәм Special Olympics International эгидасы астында илебездә узачак беренче халыкара чара булачак.

Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарында 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (акыл үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчы) катнашачак. Шулай ук аларга 3000 волонтер, 4000 мәртәбәле кунак һәм аларның гаилә әгъзалары кушылачак, бу чараны чын-чынлап масштаблы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – дөньядагы иң абруйлы спорт ярышларының берсе, ул акыл мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән. Бөтендөнья уеннар шулай ук спортчылар өчен сәламәтлек саклау, белем бирү һәм лидерлык өлкәсендә эшләү буенча Махсус Олимпия хәрәкәте өчен мөһим платформа булып тора.

Махсус Олимпиада хакында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминацияне бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Ул шулай ук спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү ярдәмендә барлык кешеләр инклюзиясе өчен чыгыш ясый. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Россиянең Махсус Олимпиадасы хакында

Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россия физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә тоткарлыклар булган якынча 130 мең зат бар, алар өчен ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә физик культура буенча якынча 5 мең чара уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте