Синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе

Синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе
Дата:

Синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабы 2021 рәсми бите

Синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабы Казанның Су спорт төрләре сараенда (С. Хәким ур., 70) 2021 елның 16-18 апрель көннәрендә узды. Ярышларда Россия, Сербия, Испания, Япония, Казахстан, Словакия һәм Чехиядән 60 спортчы катнашты.

 Турнир турында

Синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабы Казанда беренче тапкыр гына үтми – Татарстан башкаласы аны 2019 елда кабул иткән иде инде. Үз эченә төркем, соло һәм дуэтлар ярышларын алган спорт программасы 3 көнгә сузылды. Һәр дисциплинада этаплар буенча иң күп балл җыйган җыелмалар Суперфиналда чыгыш ясады.

2021 елда синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе ярышлары 7 этаптан торды: АКШ (виртуаль форматта, 19-21 февраль), Будапешт (Венгрия, 9-11 апрель), Казан (Россия, 16-18 апрель), Канада (виртуаль форматта, 28-30 май), Александруполис (Греция, 4-6 июнь), Барселона (Испания, Суперфинал, 11-13 июнь).

Казандагы ярышлар тарихы

Казанда шулай ук 2015 елгы ФИНА су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында синхрон йөзү буенча халыкара ярышлар, ә 2016 елда – синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге узды. 2013, 2014, 2018, 2019 һәм 2020 елларда биредә шулай ук уңышлы рәвештә синхрон йөзү буенча Россия чемпионатлары узды.

 

Чара материаллары

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 72.85 KB Турнир расписаниесе