Казанда синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабы тәмамланды

Казанда синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабы тәмамланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабының соңгы көнендә спортчылар җанатарларны гала-чыгышлар белән сөендерделәр.

“Хайлайт” дисциплинасында үткән чыгышларда Казахстан командасы җиңү яулады. Аннары матур традиция буенча, ярышта катнашучылар гала-чыгышлар күрсәттеләр, төп тематика – дөнья тирәли сәяхәт иде.

Кечкенә генә интерактивтан соң, тамашачылар Татарстан дуэты һәм  Сербия триосының дәртле гопак биюен, Дарья Кирсанова башкаруында бик моңлы көйгә соло, “рок-н-ролл” стилендә микст-дуэт биюе һәм The Village People төркеменең YMCA композициясе астында чыгыш ясаган Чехия җыелмасы синхрончылары башкаруында икеләтә соло карады.

Шулай ук Су спорт төрләре сарае бассейнында Александр Мальцев – Артур Коршунов дуэты Lewis Capaldi төркеменең Someone you loved җыры астында чыгыш ясады. Россия юниор җыелмасының төрле треклардан торган микс астында гадәти булмаган костюмнарда эффектлы чыгышы да җанатарлар хәтерендә озакка калачак.

“Гала — ул һәрвакыт кызыклы үрнәк чыгышлар. Бу вакытта инде спортчылар нәтиҗә турында уйламыйлар, ә рәхәтләнеп чыгыш ясыйлар”, — дип сөйләде Александр Мальцев.

“Бу минем быелгы беренче ярышларым, һәм мин монда булуыма бик шатмын. Казанның Су спорт төрләре сарае бер дигән, бик яхшы шартлар тудырылган. Миңа барысы да ошады. Словакиядә Дөнья сериясенә әзерләнү авыр булды, чөнки бөтен җир дә ябык иде. Барысы да килеп чыгуына, һәм төрле илләрдән килгән спортчыларның ярыша алуына мин бик шат. Әлбәттә, Россия җыелмасы бик зур тәэсир калдырды. Алар — супер”, — диде Словакия спортчысы Виктория Рейхова.

20 апрельдә инде Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты старт алачак. Анда Дөнья сериясенең күп катнашучылары чыгыш ясаячак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте