Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты
Дата:

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты Казанның Су спорт төрләре сараенда (С. Хәким ур., 70 йорт) 2019 елның 19-21 апрель көннәрендә узды.

Чемпионат турында

Казан синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын үз тарихында дүртенче тапкыр кабул итте. Алдарак ярышлар Татарстан башкаласында 2013, 2014 һәм 2018 елларда уздырылганнар иде.

Ярышларның спорт программасы үз эченә катнаш программаны, солоны (техник һәм ирекле программалар), төркем чыгышларын (техник һәм ирекле программалар) һәм дуэтларны (техник һәм ирекле программалар) ала.

Чемпионатның максаты – синхрон йөзүне популярлаштыру, Россиянең җыелма командасын формалаштыру өчен иң көчле спортчыларны ачыклау һәм халыкара спорт чараларында катнашу өчен илнең спорт резервын әзерләү.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 336.74 KB Ярышлар программасы