Синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы

Синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы
Дата:

Синхрон йөзү буенча 2019 елдагы дөнья сериясе этабы рәсми бите.

Синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы Казанның  Су спорт төрләре сараенда (С. Хәким ур., 70 йорт) 2019 елның 19-21 апрель көннәрендә беренче тапкыр узды.

Турнир турында

ФИНА халыкара йөзү федерациясе Россиянең 2019 елдан алып 2021 еллар аралыгында Синхрон йөзү буенча дөнья сериясенең бер этабын үзендә уздыру инициативасын хуплады.

2019 елда Синхрон йөзү буенча дөнья сериясенең сигез этабы узачак. Аларны Париж (Франция, 28 февраль-3 март), Александруполис (Греция, 4-7 апрель), Казан (Россия, 19-21 апрель), Токио (Япония, 27-29 апрель), Пекин (Кытай, 4-6 май), Гринсборо (АКШ, 24-26 май), Квебек (Канада, 30 май-1 июнь) һәм Барселона (Испания, 31 май-2 июнь) кабул итәчәк.

2019 елдагы өч көнлек спорт программасы үз эченә төркемнәрне (техник һәм ирекле программалар), солоны (техник һәм ирекле программалар), дуэтларны, катнаш дуэтларны (техник һәм ирекле программалар), комби программаны, акробатик төркемне ала. Һәр дисциплинада этаплар суммасы буенча иң яхшы җыелма командалар Супер-финалда чыгыш ясаячаклар.

Казанда ярышларны уздыру тарихы

Татарстан башкаласы синхрон йөзү буенча халыкара ярышларны 2013 елда бөтендөнья Универсиадасы, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында кабул итте, 2016 елда синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге узды. 2013, 2014 һәм 2018 елларда Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионатлары узды.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 336.74 KB Ярышлар программасы
Партнерлар