Яна Курцева Россия чемпионатында 800 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә җиңү яулады

Яна Курцева Россия чемпионатында 800 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә җиңү яулады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Россия чемпионатында 800 метр араны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә алтын медальгә Волгоград өлкәсе спортчысы Яна Курцева лаек булды. Киеренке көрәштә ул 8:45.38 нәтиҗәсен күрсәтте. Чемпион өчен Казанда үтүче әлеге турнир быелгы сезонда беренче старт булды.

“Мин яңадан юллыкларга кайтуыма, кабат дусларымны, танышларымны күрүемә, старттан уңай хисләр, дулкынлану тоюыма бик шат. Барысын да сагындым!” – дип белдерде спортчы. Ул алдына Европа беренчелегендә күрсәткән вакытны яхшырту максатын куюы турында сөйләде. “Әлегә килеп чыкмады. Башка дистанциядә тырышып караячакмын”, – диде Яна Курцева.

Икенче урынны Пермь өлкәсеннән килгән Екатерина Сорокина (8:45.63) яулады. Бронза Мәскәү һәм Липецк өлкәләрен тәкъдим итүче Валерия Ермаковада (8:50.85).

Икенче ярыш көне 4х100 метрда катнаш эстафета белән тәмамланды. Алтын медальләрне 3:48.39 нәтиҗәсен күрсәткән Санкт-Петербург йөзүчеләре яулады. Әлеге җыелма составында Павел Татаренко, Андрей Минаков, Евгения Чикунова һәм Александра Быкова чыгыш ясады.

Җиңү өчен көрәштә аларга Мәскәү командасы оттырды, аның составында Елизавета Чмыхова, Дарья Васькина, Антон Чупков һәм Владислав Гринев көрәште. Алар эстафетаны 3:49.67 эчендә йөзеп үтте.

Бүген шулай ук 100 метрны аркада йөзүдә “алтын” яулаган Дарья Васькина сезонның беренче старты артык озын тәнәфес аркасында җиңел бирелмәгәнлеге хакында сөйләде. “Озын тәнәфес турында онытып, яңа көчләр белән Олимпия сезонына керәсе килә”, – дип белдерде спортчы. Ул әлеге турнирдан кала шулай ук кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында катнашырга планлаштыруы турында хәбәр итте.

Мактау пьедесталының өченче баскычына Красноярск крае йөзүчеләре – Анастасия Осипенко, Даниил Антипов, Александр Палатов һәм Арина Опенышева менде. Алар финишка 3:51.07 нәтиҗәсе белән килделәр.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте