Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 Казандагы велойөгерештә тәкъдир иттеләр

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 Казандагы велойөгерештә тәкъдир иттеләр
Төркем:Рәсми хроникаМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

Казандагы 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 28 майда Горки-Әмәт урманында үзенчәлекле балалар өчен үткән “Бәхет белән узышып” дип исемләнгән бишенче велойөгерештә тәкъдир ителде. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чараның партнеры булып чыгыш ясады.

“Бәхет белән узышып” йөгерешендә 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша. Ярышлар асфальт җәелгән юлда үткәрелә, арасы 380 метр. Катнашучылар шлемнарда ярыша, бу –мәҗбүри шарт.

“Велоузышта җитди диагнозлы балалар катнаша. Алар өчен кечкенә генә юлны үтү дә – үз-үзеңне җиңү. Әлеге чара балалар һәм аларның ата-аналарына дүрт дивар чикләреннән чыгу, аралашу, уңай хисләр кичерү һәм, гомумән, дөньяга ачылу өчен сәбәп”, – дип билгеләп үтә оештыручылар.

“Әлеге велоузышның партнерлары булуыбызга шатбыз. Безнең өчен Казан әзерләнүче Махсус Олимпиада ярышларының кыйммәтләре – җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмавы, үз-үзеңне җиңү безнең шәһәрдә үтүче мондый чараларның әһәмиятле өлеше булуы мөһим. Безнең максатыбыз уртак – дөньяны төрле сәләтләре һәм мөмкинлекләре булган кешеләргә карата ачык йөзлерәк итү, аларга җәмгыятькә яраклашырга булышу”, – ди Дирекциянең генераль директоры Максим Денисов.

Чара бүләкләү тантанасы һәм күңел ачу программасы белән тәмамланды.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 елның 22-28 гыйнвар көннәрендә Казанда узачак. Уеннарның спорт программасы үз эченә 7 спорт төре – тау чаңгысы, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү буенча ярышларны ала. Ярышларда 100 илдән интеллектуаль үсешләрендә үзенчәлекләр булган 2 меңнән артык атлет һәм юнифайд-партнер катнашачак.