ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү
Дата:

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 25 апрелендәге 177 номерлы карары белән расланды һәм 2020 ел дәвамында узды. Дирекция әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы чараларны үткәрү операторы итеп сайланды.

Бер гасырлык юбилей аның үсеше һәм казанышлары тарихына тирән итеп чумарга мөмкинлек биреп, Республиканың барлык яшәүчеләрен берләштерде һәм шулай ук илебез тарихында зур әһәмияткә ия вакыйгага әйләнде. Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле чикләүләргә карамастан, социаль яктан әһәмиятле күп кенә инфраструктура һәм мәдәният объектлары ачылды, 9,5 млн. кешене чолгап алган һәм онлайн-офлайн форматларда үткәрелгән 14 меңнән артык чара узды. Аларны оештыруда барлык республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр, фәнни һәм мәгариф оешмалары, предприятиеләр, җәмгыять оешмалары, күп кенә федераль министрлыклар һәм ведомстволар катнашты. Моннан тыш, юбилейга багышланган истәлекле тәңкәләр, почта маркалары, товар тамгаларына сертификатлар, шулай ук сувенирлар чыгарылды.

Төрле оешма һәм ведомстволар вәкилләре чаралар турындагы барлык актуаль мәгълүматны һәм проектлар яңалыкларын “Рәсми Татарстан” интернет-порталындагы махсус 100.tatarstan.ru сайтына кертә алды.

ТАССР оешуга 100 ел флагы эстафетасы

Бөтендөнья татар когрессы башкарма комитеты белән берлектә Дирекция “ТАССР оешуга 100 ел флагы эстафетасы” дип исемләнгән масштаблы махсус проект уздырды.

Проект Россия һәм Республика этапларыннан торды. Россия этабы кысаларында флаг Россия Федерациясенең барлык 8 федераль округында да булып кайтты: бәйрәм чаралары кысаларында флагка татарларның төбәкара милли-мәдәни автономияләре теркәлгән 69 субъект флагы сурәте төшерелде. Шулай ук Республиканың 45 муниципалитеты тарафыннан флагны сәламләү һәм аңа район гербы төшерү тантаналары оештырылды. Эстафета 2020 елның 29 августында, ТАССР оешуга 100 ел флагының Казанга килүе белән тәмамланды.

Фото