Казан Ратушасында ТАССР оешуга 100 ел флагын сәламләү тантанасы узды

Казан Ратушасында ТАССР оешуга 100 ел флагын сәламләү тантанасы узды
Басылган датасы:

Бүген Казан Ратушасында Казан шәһәре көненә багышланган танатаналы җыелыш кысаларында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы флагын сәламләү тантанасы узды. Тантанада Казан мэры Илсур Метшин катнашты, ул флагка Казан гербы төшкән чигелеш беркетте.

Тантаналы җыелышны ачып, Илсур Метшин җыелганнарның барысын да киләсе бәйрәм белән котлады. “Бүгенге җыелыш зур әһәмияткә ия, чөнки бу ел – ике зур һәм данлыклы юбилейлар елы: ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Чын күңелдән әлеге әһәмиятле дата белән сезне барыгызны, шәһәр яшәүчеләрен, барлык хезмәт коллективларын, сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннарын котлыйсым килә. Республика бүген үзенең 100 яшен билгеләп үтә, һәм бу шәһәр өчен зур әһәмияткә ия, чөнки Казан – 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы туган һәм үсеш алган урын”, – дип шәһәр башлыгының сүзләрен китерә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, ТАССР оешуга 100 ел флагы 2019 елның 19 декбрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә тәкъдим ителде. Шул вакытта республика оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү елына рәсми рәвештә старт бирелгән иде.

Ел дәвамында ТАССР оешуга 100 ел флагы Россиянең барлык федераль округларында булып кайтты, һәм аңа татарларның төбәк милли-мәдәни автономияләре теркәлгән Федерация субъектлары гербы төшкән 69 чигелеш беркетелде. Соңрак флаг эстафетасы республика буенча дәвам итте: ул аның барлык районнарында булып чыкты. Эстафета Казанда тәмамланачак.

Шуны искәртеп үтик, бүген Ратушада узган җыелыш кысаларында Илсур Метшин шулай ук югары шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшырды, оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең казанышларын билгеләп үтте. Шулай ук традиция буенча бу көнне Казанның мактаулы гражданнарын да сәламләделәр.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте