Рөстәм Миңнеханов: Республиканың бер гасырлык юбилее татарстанлыларны берләштерүче мөһим көчкә һәм горурлык билгесенә әйләнде

Рөстәм Миңнеханов: Республиканың бер гасырлык юбилее татарстанлыларны берләштерүче мөһим көчкә һәм горурлык билгесенә әйләнде
Басылган датасы:

Республиканың бер гасырлык юбилее татарстанлыларны берләштерүче мөһим көчкә һәм горурлык билгесенә, шулай ук бөтен ил өчен әһәмиятле датага әверелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев һәм башкалар катнашты. Чара Казан Ратушасында узды.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин ассызыклаганча, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше ягыннан илкүләм проектларны үтәү буенча тотрыклы рәвештә алдынгы өчлеккә керә. «Без Казан һәм республиканың башка шәһәрләренең ничек яңара баруын, тарихи мәдәни мирас объектларының һәм заманча хәл ителешләрнең бер-берсенә уңышлы  туры китерелүен күрәбез», – диде ул.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, бәйрәмгә әзерлек чаралары планына 4 бүлек, 76 чара кертелгән. Күпчелеге – мәдәни-мәгариф, фәнни-мәгариф проектлар, тантаналы чаралар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, утырыш республиканың туган көнендә уздырыла, бу көнне Ленин декреты белән Татарстан автономияле республикасы реаль хакимият вәкаләтләренә ирешә. «Без Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турындагы указы өчен рәхмәтлебез», – диде ул.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, юбилей тантаналарына үткән елның декабрь аенда «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган чарада старт бирелгән. Коронавирус пандемиясе бу планнарны беркадәр үзгәртте, диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел 27 майда, «Татарстан Автономияле Совет  Социалистик Республикасы турында» декретка имза салуның 100 еллыгына багышлап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тантаналы утырышы узды. Бүген 25 июньдә – нәкъ 100 ел элек Казан губисполкомы рәисе автономия игълан итүгә багышланган тантаналы җыелышта ТАССР Вакытлы ревкомына хакимият тапшыру турында хәбәр иткән», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов федераль башкарма хакимият органнарына бу чараларны гамәлгә ашыруда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Минтимер Шаймиев билгеләп үткәнчә, икътисадый өлкәдәге уңышлардан тыш, республиканың мөһим казанышлары арасында милләтара һәм динара тынычлык һәм татулыкны, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче барлык милләт кешеләре арасындагы дуслыкны атарга кирәк.

ТАССР 100 еллыгы хөрмәтенә уздырылучы чаралар турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары РФ Владимир Осинцев һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материалларын кулланып