ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан бәйрәм чаралары Татарстанда җәйнең икенче яртысында үтәргә мөмкин

ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан бәйрәм чаралары Татарстанда җәйнең икенче яртысында үтәргә мөмкин
Басылган датасы:

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар Татарстанда җәйнең икенче яртысында үтәргә мөмкин.

Бу хакта журналистлар белән узган онлайн-очрашуда Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

“Җәйнең икенче яртысында зур чаралар үткәрә алырбыз дип өметләнәм. Алар август тирәсендә башланачак”, – диде министр.

Шулай ук Ирада Әюпова ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗиповага һәм “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее-тыюлыгы директоры Айрат Сибагатуллинга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлекле почта билгеләре тапшырды.

Почта маркасы 250 мең данә тиражы белән чыгарылган. Аңарда Татарстан гербы, милли орнамент, республиканың истәлекле урыннары сурәтләнгән, шулай ук төбәкнең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәләрендәге казанышлары төшерелгән. Сүз уңаеннан, Милли музейда республиканың 40 һәм 50 яшьлек юбилейлары уңаеннан чыгарылган истәлекле почта блоклары бар.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча