ЮНЕСКО секретариаты Казанга тикшерү белән килеп китте

ЮНЕСКО секретариаты Казанга тикшерү белән килеп китте
Басылган датасы:

7-8 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында 2022 елда Казанда узачак ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен үткәрү буенча әзерлек миссиясе катнашучылары булып китте. 2 көн эчендә алар алдагы сессия узачак объектларны (аерым алганда, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәген) карадылар, шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре белән очраштылар.

Исегезгә төшерәбез, Казанда планлаштырылучы 1972 елгы бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллык юбилеена багышланган Комитет сессиясе иң масштаблыларның берсе булачак. Сессия белән беррәттән, яшьләрнең мирасны саклауда катнашуларына юнәлдерелгән халыкара дәрәҗәдәге дүрт чара үткәрү планлаштырыла: ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүчеләр форумы (Казан), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр моделе (Казан), Санкт-Петербургтагы Тау университеты базасында бөтендөнья мирас өлкәсендәге яшь белгечләр форумы һәм Краснодар краендагы “Орленок” бөтенроссия балалар үзәге базасында балалар сменасы. Балалар сменасында катнашучылар һәм Казанда узучы Комитетның 45 нче сессиясе делегатлары арасында телекүпер оештыру планлаштырыла. Әлеге чараларның барысын да “Бөтендөнья мирасны саклау императивы сыйфатында мәдәниара диалог” темасы берләштерәчәк.

Бөтендөнья мирас комитетының 45 нче сессиясе Казанда 2022 елның 19-30 июнь көннәрендә узачак. 4000 якын катнашучы килүе көтелә, төрле илләрдән якынча 300 волонтер җәлеп ителүе планлаштырыла. Сессиянең төп пленар утырышлары үткәрү мәйданчыгы итеп “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге планлаштырыла.

Комитетның 45 нче сессиясен Казанда үткәрү турындагы карар 2021 елның 29 мартында Парижда узган Комитетның 15 нче гадәттән тыш сессиясе кысаларында кабул ителде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте