Бөтендөнья мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум Казанда 1000 катнашучыны җыячак.

Бөтендөнья мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум Казанда 1000 катнашучыны җыячак.
Басылган датасы:

2022 елның 4-9 декабрь көннәрендә Казан Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә оештырган Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50‑ еллыгына багышланган Халыкара форумны кабул итәчәк. Чарада Россия, БДБ, Азия, Африка һәм Латин Америкасының дус илләреннән якынча 1000 делегат катнашачак.

Рәсми ачылу тантанасы һәм пленар утырыш 5 декабрьдә узачак. Аннан соңгы көннәргә Казанның төрле мәйданчыкларында төрле тематик чаралар планлаштырыла. Мәсәлән, 6-7 декабрьдә бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүчеләр, яшь белгечләр конференциясе, сәнәгать мирасы, дини мирас тематикасы, “Бөек Ефәк юлы” һәм Пальмираны (САР) торгызу проекты буенча конференцияләр, шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе узачак. Соңгы пленар утырышлар 8 декабрьгә билгеләнгән.

Моннан тыш, Форум кысаларында 1-4 декабрьдә Тау-техник оешмасындагы халыкара компетенцияләр үзәге базасында ЮНЕСКО эгидасы астында Санкт-Петербург тау университетында чит ил вәкилләре катнашында “Табигатьтән файдалану һәм бөтендөнья мирасын саклау” дигән аерым конференция узачак.

1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе – ЮНЕСКО канаты астында эшләнелгән, иң нәтиҗәле һәм зур танылу алган халыкара актларның берсе. Ярты гасыр дәвамында аның кысаларында Бөтендөнья мирасы исемлеге – гомумкешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерүче һәм аерым саклауга мохтаҗ данлыклы мәдәни һәм табигый истәлекле урыннар исемлеге төзелде.